Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәчлеләргә Казаннан табиблар килде

7 нче шәһәр хастаханәсе белгечләре безнең районның еракта урнашкан авылларында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәттеләр.

Мобиль поликлиника атна дәвамында Ленино-Кокушкино авылында булды, анда табиблар 263 кешене кабул итте, ә аннары Шәле һәм якын-тирә авылларга юл тоттылар.

- Авылларга бару Сәламәтлек саклау министрлыгы планы буенча оештырылды һәм график буенча республикабызның барлык районнарына чыгу каралган, - дип хәбәр итте Питрәч район үзәк хастаханәсе баш табибының халык белән эшләү буенча урынбасары Ландыш Кадыйрова.
Мобиль поликлиникалар авыл халкына медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын арттыралар.
Шулай ук кабул итү участок терапевты юлламасы буенча алып барыла.
- Бездә белгечләр хроник авыруларны ачыклаган пациентлар исемлеге бар. Аларны без мобиль поликлиника белгечләренә өстәмә тикшерүгә җибәрәбез, - ди Шәле табиблык амбулаториясе мөдире Азат Гыйльманов.
Халыкны төрле тар юнәлештәге белгечләр - невролог, кардиолог, уролог, офтальмолог, кан тамырлары хирургы кабул итә. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын УЗИ-диагностикалау үткәрелә, кирәк булганда, консультацияләрдән соң белгечләр 7 нче шәһәр хастаханәсе шартларында өстәмә тикшерү яисә госпитализация билгели.
- Табибларның ярдәме бик ошады, аларның ешрак килүләрен теләр идек. Хастаханәдә еш кына чиратлар була, шуңа күрә мондый күчмә поликлиникалар безнең тормышны бик җиңеләйтә, - дип уртаклашты пациентларның берсе Фәүзия
Җәләлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса