Россиядә чәчәк авыруына каршы яңа вакцина барлыкка килергә мөмкин
Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Вектор» үзәге чәчәк авыруына каршы яңа вакцина («Ортопоксвак») теркәргә ниятли. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына шул хакта заявка килгән инде.
Роспотребнадзорның «Вектор» вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына чәчәк авыруына каршы дүртенче буын вакцинасын теркәүгә заявка җибәрде», - диелә хәбәрдә.
Хәбәр ителгәнчә, препарат осповакцина һәм башка ортопоксвирус инфекцияләрнең тере, әмма көчсезләндерелгән вирусы нигезендә ясалган. 1979 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы чәчәк авыруының җиңелүе турында игълан итсә дә, мәңгелек туңлыкның эрү зоналарында вирусның «иреккә чыгуы» аркасында мондый куркыныч саклана. Моннан тыш, хәзер Африканың кайбер илләрендә маймылларда чәчәк авыруы таралган. Африкадан читтә – Бөекбритания, Израиль, Сингапур һәм АКШта чирне йоктыру очраклары ачыкланган инде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-cacak-avyruyna-karsy-yana-vakcina-barlykka-kilerga-momkin-5854717
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа