Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Табиб: Битлекләр кию тешләргә зыян китерергә мөмкин

    Авыз куышлыгында проблемалар булмасын өчен саклану чараларын киюдә тукталышлар ясарга кирәк.

    Битлекләр кию тешләргә һәм теш казнасына зыян китерергә мөмкин.  

    Белгеч әйтүенчә, битлекләрне озак вакытлар кию дым агымын чикли, бу авызда коры булуга һәм, димәк, кариес һәм теш казнасы авыруларына китерергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости стоматолог Геннадий Шаргородскийга сылтама белән хәбәр итә.

    «Битлекне кияргә кирәк, әмма патологик микроорганизмнарга авыз куышлыгыннан чыгу мөмкинлеге будырырга кирәк. Моның өчен тәнәфес ясау зарур»,-дип саный ул.

    Шулай ук битлекләр авыздан яман ис барлыкка килүгә китерергә мөмкин. Проблеманы кисәтү өчен тешләрне ешрак чистартырга һәм авызны чайкарга кирәк. 

    ТИ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: