Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Табиб смартфон аша нинди инфекцияләр йогарга мөмкин икәнлеге хакында сөйләде

Смартфоннарда тире һәм эчәк инфекцияләре, пневмония һәм менингит китереп чыгаручы бактерияләр табылган.

Телефон өслеге – авыру китереп чыгаручы күпсанлы куркыныч микроблар яши торган урын. Бу хакта «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.

Әйтик, Британиянең Суррей Университеты тикшеренүчеләре гадәти кешеләрнең смартфоннарын алып эксперимент үткәргән. Үткәрелгән анализ гаджетларда бактерияләр унитаз каймасына караганда 18 тапкыр күбрәк булырга мөмкин икәнлеген күрсәткән.

«Эксперимент кысаларында гадәти кешеләрнең 30 телефоны тикшерелгән. Нәтиҗәдә, кайбер очракларда смартфон корпусында бактерияләр унитаз каймасына караганда 18 мәртәбә күбрәк булырга мөмкин икәнлеге ачыкланган», - дип белдерде «СМ-Клиника» йогышлы авырулар табибы Наталья Очинская.

Шулай ук смартфоннарда тире һәм эчәк инфекцияләре, пневмония һәм менингит китереп чыгаручы бактерияләр дә табылган. Шунлыктан телефон хуҗасына һичьюгы көнгә бер тапкыр булса да гаджет өслеген дезинфекцияләргә кирәк.

Телефонны чистарту өчен антибактериаль салфеткалар, спирт яки җайланмаларны дезинфекцияләү өчен махсус чаралар кулланырга мөмкин. Әмма шунысын онытырга ярамый: чистарту чаралары корпус эченә үтеп кермәскә тиеш, дип искәртте табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса