Татарстанда прививка ясатмаган ата-аналарга мәктәп линейкасына килүне тыймаячаклар
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе линейкага вакцинация ясаткан ата-аналарны гына кертү турында күрсәтмәләр бирмәде.
Роспотребнадзор таләпләре узган елдагы кебек булачак. Бу - 1 сентябрь көнне бәйрәмне сыйныфлар яки параллель класслар белән ачык һавада шәхси саклану чаралары — ата-аналар өчен битлекләр кулланып үткәрү. 2021-2022 уку елында респиратор авыру билгеләре булган затларны ачыклау һәм кертмәү максатыннан "иртәнге фильтр" дәвам итәчәк», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә агентлык белән әңгәмәдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа