Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Алтынга төренгән җиңүләр

Татарстан Республикасы укучыларының IX республика спартакиадасы финал уеннарында Питрәч хоккейчылары ике зур җиңүгә иреште. Башта кызлар командасы Чирмешәннән алтын медальләр белән кайтты. Соңыннан егетләр командасы Питрәчтә шундый ук җиңүгә иреште.

Кызлар алтыны
Финал уеннарына Питрәчкә республиканың иң көчле 5 командасы җыелды. Болар - Алексеевск, Чирмешән, Кайбыч, Мөслим һәм Питрәч командалары.
Финал уеннарын тантаналы ачу вакытында районның хоккей буенча хатын-кызлар җыелма командасына алтын медальләр тапшырдылар. Аларны шулай ук җиңүче кубогы һәм Дипломнар белән бүләкләделәр. Евгений Семендеров яшь хоккейчыларга хоккей ветераннары исеменнән роза чәчәкләре тапшырды.
Финал уеннарында безнең кызлар үз подгруппаларында башта Мөслим командасын 1:0 исәбе белән, аннан соң Тәтеш командасын 4:0 исәбе белән җиңде. Төп финалда Чирмешән хоккейчылары белән очрашты. Уен 0:0 исәбе белән тәмамланды. Овертайм да җиңүчене билгеләмәде. Судьялар штраф буллитлары билгеләде. Бу юлы питрәчлеләр төгәлрәк булып чыкты. Алар ике алка кертте. Ә көндәшләре берне дә кертә алмады. Бу турнирда капкачы Ксения Кудрявцева бик яхшы уен күрсәтте. Үз капкасына бер генә дә алка керттермәде. Оештыручылар аны иң яхшы капкачы дип атады.
Ә питрәчлеләргә җиңүне, хәлиткеч буллитны кертеп, иң яшь хоккейчы Миләүшә Гыйльманова китерде. Шулай итеп безнең команда спартакиада чемпионы булды. Менә алар җиңүчеләр: Ксения Кудрявцева, Анна Гаврилова, Ралина Галләмова, Миләүшә Гыйльманова, Дарья һәм Регина Бобок, Ләйсән Яхудина, Вероника Афанасьева, Альбина Кусюмова, Полина Угарова, Дана Шаева. Соңгысы - команда капитаны. Чемпионнарның тренеры - Айрат Гыйльманов.
Егетләрдә дә "алтын"

Ике көн буе безнең боз сараенда 5 команда арасында финал уеннары барды.
Беренче көнне питрәчлеләр ике уен уйнады. Башта Кайбыч командасы белән уйнадылар. 8:3 исәбе белән ышанычлы җиңү яуладылар. Икенче уенда Мөслим командасы белән көч сынаштылар. 10:0 исәбе белән мөслимлеләрне коры исәп белән оттылар. Алексеевск командасы белән безнекеләр бер атна элек уйнаган иде. Анда да 3:0 исәбе белән җиңгәннәр иде.
Һәм менә төп финал. Республиканың иң көчле командасы белән очрашу. Чирмешән командасы белән уен. Ул җиңүчене билгеләячәк. Чирмешәнлеләр, безнекеләр кебек үк, барлык уеннарда ышанычлы җиңү яулаган команда. Боз сарае шыгрым тулы. Питрәчлеләр өчен җан атарга яшьтәшләре, ата-аналары һәм хоккей яратучылар килгән иде. Алар үз командаларын бик нык хуплап, алкышлап торды. Уен яхшы килеп чыкты. Яшь хоккейчылар, 10-12 яшьтә булсалар да, шәп уен күрсәтте. Капкаларга һөҗүм әле берсендә, әле икенчесендә барды. Уен ничьяга - 0:0 исәбе белән төгәлләнде.
Әмма уен шарты буенча кем дә булса җиңү яуларга тиеш. Хөкемдарлар өстәмә 5 минут (овертайм) билгели. Беренче алка керткәнче уйныйлар. Уен тәмамланырга 27 секунд кала питрәчлеләр көчле һөҗүм ясый. Альмир Дәминов һөҗүмче Сергей Большаковка алканы оста итеп бирә (пас) һәм көтеп алган алка кертелә! Бу җиңү дигәнне аңлата.
Шулай итеп тантаналы мизгелләр җитә. Ярышның баш судьясы Михаил Бойцов хоккейчыларны алтын медаль белән бүләкли, ә команда капитаны Дамир Яновка җиңүче Кубогы тапшыра.
Район данын Питрәч, Иске Шигали, Кощак, Ленино-Кокушкино егетләре яклады. Болар: Радик Шакиров, Данил Моисеев, Кирилл Шипшов, Дамир Янов, Вадим һәм Данис Ящук, Раил Гыйльманов, Булат Сираҗиев, Рәсүл Хәлиуллин, Игорь Сорокин, Семен Иванов, Альмир Дәминов, Никита Чернечков, Кирилл Петрушин, Виктор Владимиров, Сергей Большаков, Роман Левахин, Леонид Сидоров. Спартакиада чемпионнары тренеры - Сергей Мошков.
Алда яшь хоккейчыларны Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" Бөтенроссия турниры ярышлары көтә. Республика зона турнирларының берсе Питрәч боз сараенда узачак.
Илшат Гайсаров
Рәсемнәрдә: менә алар Татарстан чемпионнры!
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса