Алга
  • Рус Тат
  • Безнекеләр сынатмады

    КДЮСШ спорт залында спорт бәйрәме - катнаш бергә-бер көрәш буенча Питрәч районы беренчелеге узды. Ул ОСОАВИАХИМ-ДОСААФ-РОСТО төзелүнең 85 еллыгына багышланды.

    Ярышларда ун командадан 100 дән артык спортчы катнашты. Республика башкаласыннан, Буа, Теләчедән биш команда безгә кунакка килде. Район данын өч команда яклады - ДОСААФ (тренер Илдар Фәйзуллин), "КДЮСШ-1" (Марат Иютин) һәм "КДЮСШ-2" (Рафис Авзалов). Ярышлар көнчыгыш бергә-бер көрәше, армия кул көрәше, дзендо, тхэквандо, годзю-рю, карате, дзюдо, будо-кан кебек төрләр буенча иң көчлеләрне ачыклады.
    Тантананы ачу вакытында Татарстан дзендо федерациясе президенты Илгиз Мөхетдинов, Питрәч РО РОСТО (ДОСААФ) идарәсе рәисе Илсур Дәминов спортчыларны сәламләде. Аннары мавыктыргыч көрәш башланды. Бу көнне спорт комплекска килүчеләр бер дә үкенмәде. Чыннан да, һәркөнне дә татамида катнаш бергә-бер көрәш карый алмыйсың. Вакытыннан алда җиңүләр, нокаут, ничьялар да булды (алардан соң судьялар өстәмә минутлар бирде).
    Ярышлар алты сәгатьтән артык дәвам итте. Шунысы сөенечле, Питрәч спортчылары яхшы әзерлек күрсәтте. Шулардан алтысы үз үлчәү категориясендә турнирда җиңүче булды. Болар: Валерия Медведева, Анель Благова, Аида Хәлиуллина, Хушнут Дощанов, Эмиль Абдуллин һәм Владислав Савин. Ләйсән Галиуллина, Ангелина Игнатьева, Лиана Мерзлякова, Зөлфәт Сафин, Риназ Галиәкбәров, Кирилл Гурьянов, Илгиз Әкбәров, Владлен Фәйзуллин һәм Евгений Калинин (ир-атлар арасында чыгыш ясады) икенче призер булды.
    Ангелина Ушатова, Екатерина Савина, Александр Андреев, Риаз Дәүләтшин, Фәнил Гыйниятуллин, Инсаф Хәмидуллин, Динар Хәлилов өченче урын алды.
    Гомумкоманда зачетында ДОСААФ (Питрәч) командасы киеренке көрәштә беренче урын яулады, икенче урында - Казаннан "Олимп", өченче урында - "КДЮСШ-1". Питрәчнең тагын бер "КДЮСШ-2" командасы дүртенче урында.
    Җиңүче команда кубок алды. Ә кече категорияләрдә барлык җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, истәлекле бүләкләр, грамота белән бүләкләнде. Аларны Питрәч РО РОСТО (ДОСААФ) бүлеп бирде.
    Рәсемдә: татамида көрәш бара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: