Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Боз сарае җанатарларны көтә!

Киләсе ял көннәре спорт ярышларына бай булачак.

15 һәм 16 февральдә «Питрәч-Арена» боз сараенда 2006 елда туган яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә хоккей уеннары узачак. Безгә турнир лидерларының берсе - Түбән Камадан «Нефтехимик» килә. Шимбә көнне уен 15.30 сәгатьтә, якшәмбе көнне 10.00 сәгатьтә башлана.
Якшәмбе көнне, 16 февральдә, ир-атлар командалары арасында «А» төркемендә «Пестрецы» һәм «Стальные совы» (Чирмешән) хоккей командалары арасында чираттагы Татарстан чемпионатының уеннары узачак. Матч 15.00 сәгатьтә башлана.
Ә бүген, 14 февральдә, комплекслы спорт мәктәбе спорт залында армия кул сугышы буенча район беренчелеге узачак, ул 14.00 сәгатьтә башлана. Биредә 15 февральдә 9.00 сәгатьтә хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре арасында ГТО фестивале старт ала.
6+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше