Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгы трассасы яңа сезонга әзер

Ә сез чаңгыга басарга әзерме? Чаңгыларыгызны яңа сезонга әзерләр вакыт, чөнки трассаны сынап карау өчен кар инде җитәрлек яуды.

Чаңгы спорты белән шөгыльләнү өчен Питрәч районында барлык шартлар да тудырылган. Икенче ел чаңгы базасы эшли, анда чаңгыларны прокатка алырга мөмкин. Бик яхшы яктыртылган чаңгы трассасы бар. - Дүшәмбедән үк, 30 ноябрьдә яңа сезонны ачарга һәм чаңгы базасы эшенә старт бирергә уйлыйбыз, - дип сөйләде комплекслы спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллин. - Әлбәттә, ныклап чаңгыда йөрү һәм чаңгы инвентаре бозылмасын өчен, карның калын
лыгы 10 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Чаңгы базасы арсеналында төрле үлчәмдәге 125 пар комплект бар. Инвентарьны прокатка алу өчен, үзең белән документлар булу кирәк. Бу паспорт, машина йөртү таныклыгы яки башкалар булырга мөмкин.
eeЧаңгыда йөрү - питрәчлеләрнең яраткан шөгыле.
Ике трасса эшли. Шуларның берсе   яктыртылган, ул километр ярым озынлыктагы. Тәҗрибәлерәк чаңгычылар өч километрлы трассада үз көчләрен сынап карый алалар. Чаңгы базасы һәм прокат  эш көннәрендә кичләрен, ә ял көннәрендә көне буе эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса