ГТО фестивале, “Милләтләр кроссы”. Сентябрьдә безне тагын нинди спорт чаралары көтә
Көзнең бу аенда 2019-2020 еллар спорт сезоны рәсми рәвештә башлана. Спорт ярышларында элекке еллардагы кебек үк, Питрәч спортчылары да актив катнаша. Узган елгы сезонны уңышлы дип санарга мөмкин, якташларыбыз Дөнья кубогына (Артур Макаров, Фәрхәт Фәйзуллин) ия булдылар, Россия һәм Татарстан чемпионнары (Александр Дормидонтов, Андрей Чинкин) булдылар. Уен төрләрендә безнең командалар да уңышлы чыгыш ясадылар, ир-атлар хоккей командасы икенче ел рәттән республика чемпионатының бронза призеры булды.
Бу көннәрдә Актанышта “Авыл яшьләре” ХI җәйге спорт уеннары уза. Ярыш 5 көн дәвамында узачак.
Районның яшүсмерләр җыелма командасы (2005 елгы) Аксубайда 12-15 сентябрьдә узачак ТР беренчелегендә катнашачак. Сезонны 2006 елгы яшь хоккейчылар да ачачак, безнең команда 14-15 сентябрьдә Әлмәттә турнирны башлый, 21-22 сентябрьдә үз бозында Тольяттидан «Лада»ны кабул итәчәк һәм Түбән Новгородта җирле команда белән уйнаячак.
Питрәчтә ГТО фестивале 18 сентябрьдә узачак. 2008 елгы яшь хоккейчылар 19-22 сентябрьдә Минзәләдә ТАССРның 100 еллыгына багышланган турнирда катнашачак.
25 сентябрь көнне наратлыкта мәктәп укучылары арасында ДОСААФ РО призларына җәйге биатлон буенча район беренчелеге узачак.
Шунда ук, 27 сентябрьдә олырак яшүсмерләр арасында халыкара класслы спорт мастеры, РФнең атказанган тренеры Мастров В.Н. истәлегенә багышланган җиңел атлетика буенча район беренчелеге узачак.
Безнең яшь хоккейчылар (2010 елгы) 28-29 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә узачак Халыкара турнирда да катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа