Берничә ел тәнәфестән соң безнең "Пестрецы" ир-атлар командасы кабат хоккей буенча Татарстан беренчелегендә катнаша. Безнең хоккейчылар турнирда берничә матур җиңүгә иреште, һәм команда алдынгылар рәтендә.
Якшәмбе, 28 гыйнварда, "Питрәч-Арена" боз сараенда иң принципиаль матчларның берсе узачак, анда "Пестрецы" командасы лидер "Стальные совы" (Чирмешән) командасын кабул итәчәк.
Хоккей яратучыларны кызыклы һәм мавыктыргыч уен көтә. Җанатарларны матур хоккей карарга һәм үз командаларына көч биреп торырга чакырабыз.
Башлана 15.00 сәгатьтә.
6+