Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Лидер билгеле. Икенче, өченче урыннарны кем алыр?

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район беренчелеге ахырына кадәр биш-алты уен үткәрәсе калды. Район чемпионы инде билгеле диярлек, мөгаен, ул Питрәчнең «Виктория» командасы булыр. Узган ел чемпионы бу титулны быел да яуларга омтыла.

"Виктория"нең үз активында җиңелүләр юк, бу сезонда ул ике тапкыр тигез исәпкә уйнап, нибары дүрт очко югалтты. Хәзер команданың 50 очкосы бар һәм ул үз көндәшеннән алда бара, Ленино-Кокушкиноның «Аякс» командасын тугыз очкога узып китте. Үз чиратында, «Аякс» «Скиф»ка караганда биш очкога күбрәк җыйды. Өченче урынны кем алыр? «Арсенал»ның – 35, «Олимп»ның - 32 очко (запаста бер уены бар). Сүз уңаеннан, лидер исәбендә башка командаларга караганда бер уен кимрәк. «Виктория» соңгы турда «Метеор»ны 4:2 исәбенә отты, соңгы турларда «Скиф» бик мөһим ике җиңүгә иреште, башта «Порто»ны 7:3 исәбенә отты һәм реванш алды, беренче әйләнештә «Олимп»ны 5:3 исәбе белән җиңде. Ә «Арсенал» командасы «МапСити» белән тигез исәпкә уйнап, очколарын югалтты - 5:5.
Беренче бишлектә булган командалар арасында бик кызыклы уен узды, «Аякс» приз өчлеге өчен турыдан-туры көндәшен «Олимп»ны 3:1 исәбенә отты.
Ә менә беренчелек аутсайдеры, «ТатХод» командасы бер үк төрле исәп - 2:10 белән (башта Шәленың «Легион» командасы, аннары «Аякс» командасы белән уенда) ике җиңелүгә дучар булды.  
Бомбардирлар арасында Артем Утягановка («Виктория») тиңнәр юк, ул үз көндәшеннән нәкъ ике тапкыр алда бара, әлегә аның исәбендә гол+пас системасы буенча - 76 балл (56+20), Андрей Тихановның («Скиф») – 38 (26+12).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X