Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Молния” бронза медальгә лаек булды

Күптән түгел үткән уеннар Питрәчнең ике хоккей командасы - 2006 елгы яшүсмерләр һәм 1999-2001 елгы кызлар командалары өчен сезонны йомгаклау уены булды. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә аларның урыннары билгеләнде.

Берничә көн дәвамында Питрәчнең "Молния" командасы (тренер Айрат Гыйльманов) кызлары сезонны йомгаклап өч уен үткәрде, шуларның икесе үз бозларында.

"Молния" беренче уенда буллитлар буенча Кама Аланында җирле "Искра" командасына буллитлар буенча оттырды. Матчның төп вакыты 1:1 исәбе белән тәмамланды. Әлеге уенда Карина Низамтединова гол кертте.

Икенче матч "Питрәч-Арена" боз сараенда үтте. Бу юлы кызлар үз бозларында Менделеевскидан "Айсберг" командасыннан көндәшләрен 4:1 исәбе белән җиңде. Безнең кызлар арасында алка кертүчеләр: Ангелина Бойко, Илнара Закарова, Дарья Бобок һәм Карина Низаметдинова.

Кызлар үз бозларында үткәргән өченче уенда кабат оттырдылар, бу юлы Казанның "Смена" командасына 2:4 исәбенә. Әлеге уенда көндәшләр капкасына алканы Софья Уварова һәм Дарья Бобок кертте.

Кызлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында Питрәч "Молния" командасы үз уеннарын төгәлләде, алар пьедесталның өченче баскычында. Быел алар узган елгы күрсәткечләрен бер позициягә яхшыртты ( узган ел алар республика буенча дүртенче урын алган иде). Кызлар үзләренең тырышлыклары, үҗәтлекләре, максатчанлыклары белән бронза медаль яулады. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез. Апрельнең беренче көннәрендә аларның Чирмешәндә Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының республика турниры финалында уйныйсылары бар. Кызлар, уңышлар сезгә!

Кукмарада 2006 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенең финал уеннары үтте.

Финалда алты команда катнашты, алар арасында безнең "Пестрецы" командасы да (тренер Виктор Сорокин) бар иде. Тулаем, әлеге республика беренчелегендә 24 команда үзара көч сынашты.

Биш очрашуның өчесендә безнекеләр оттырды, икесендә җиңде. "Нефтехимик" (Түбән Кама) - "Пестрецы" арасындагы уен безнең команданың җиңелүе белән тәмамланды, исәп - 2:4; "Ак Барс" (Казан) командасына 1:5 исәбе, "Нефтяник" (Әлмәт) командасына 0:10 исәбе белән оттырдылар. "Девон" (Баулы) командасы белән уенда безнекеләр 4:2 исәбе белән җиңде. Шулай ук Кукмараның "Ягуар" командасы арасындагы матч та питрәчлеләрнең җиңүе белән тәмамланды, исәп - 2:1.

Матчлар нәтиҗәләре буенча быел "Ак Барс" (Казан) командасы беренче урын алды, икенче урында - "Нефтяник" (Әлмәт), өченче урында - "Нефтехимик" (Түбән Кама). Безнең "Пестрецы" командасы дүртенче урын алды, алар да узган елгы күрсәткечләрен яхшыртты (узган елгы беренчелек турнир таблицасында Питрәч командасы сигезенче урынны алып тора иде). Яшь хоккейчыларны һәм аларның тренерларын әлеге уңышлары белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса