Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Надеждино авылында балалар өчен спорт мәйданчыгы барлыкка килде

Агымдагы елның май аенда Надеждино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелеге «Сәламәт авыл» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гариза бирде. Бу ният уңышлы булып чыкты.

Без бу конкурста җиңәрбез дип көтмәгән идек, - дип белдерде Надеждино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Искәндәр Галәветдинов, - бу яңалык безнең өчен көтелмәгәндә булды. Әлбәттә, бик шатландык, чөнки күптән спорт мәйданчыгы төзергә ниятләгән идек. Аның турында сүз күптән барды инде. Әмма, акча булмады. Һәм менә шундый күңелле көтелмәгән хәбәр.

Конкурста откан акчага башкарма комитетта, планлаштырганча, турниклар сатып алганнар, спорт мәйданчыгын җиһазлаганнар. Хәзер монда ныклап спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. Волейбол һәм баскетбол уйнарга була. Ә кышкы вакытта хоккей капкалары урнаштырылачак.

Мин яшьләрнең  буш вакытларында спорт мәйданчыгына баруларын күрәм, алар телефон һәм планшетларда гына утырмый, - ди Искәндәр Зәйнетдин улы. – Бу бик әйбәт бит. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Моңа сөенергә генә кирәк. Алар  үзләре дә бик канәгать. Өстәвенә, безнең җирлектә балалар саны елдан-ел арта бара. Аларга буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше