Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Олысы да, кечесе дә чаңгыга басты

Якшәмбе көнне, 8 февральдә, Бөтен Россиядә традицион чаңгы ярышлары булып узды. Миллионлаган россиялеләр чаңгыга басты. Шулар арасында безнең питрәчлеләр дә бар иде.

Халык күп катнашкан чаңгы ярышлары питрәчлеләрне дә үзенә тарта: күпләр наратлыктагы стадионда чаңгы ярышында катнашырга дип килгән иде. Җиңелчә салкын аяз көн ярышта катнашучыларның кәефен тагын да күтәрде.

Ярышлар башланганчы район башлыгы Эдуард Дияров халыкны бәйрәм белән тәбрикләде, чаңгы юлында уңыш теләде. Ә чаңгы юлында чыннан да, спорт көрәше барды. Бигрәк тә финишка якынлашканда киеренкелек арта барды, монда җиңүчеләр соңгы мизгелләрдә билгеле булды.

Әгәр кызлар-егетләр 1000 метрга йөгерсә, өлкәннәр 2000 метрга йөгерде. Шунысы куанычлы, чаңгы юлына басар өчен кешеләр гаиләләре белән дә килгән иде. Оныклары янында әби-бабайлар да чапты. Иң өлкән катнашучы Питрәчтән Василий Трофимов булса, аңа - 75 яшь, иң яшь катнашучыга 6 гына иде. Бу - Карина Вәлиева. Вәлиевлар гаиләләре белән чаңгыга баскан иде шул. Гаилә башлыгы Руслан ир-атлар арасында 3 нче урын алды. Ә тормыш иптәше Алия ханым - 2 нче. Гатиятуллиннар гаиләсе дә спортны бик ярата. Лилия Хәмит кызы менә берничә ел инде чаңгы ярышында 1 нче урынны кулында тота, улы Фәнис тә уңышлары белән сөендерә. Ирле-хатынлы Анна һәм Николай Никифоровлар Керәшен Сәрдәсеннән үк килгән. Алар мондый ярышларга беренче генә килүләре түгел. Бу юлы Анна Григорьевна ветераннар арасында 3 нче урын яулады. Ә менә тормыш иптәшенә бәхет елмаймады бу юлы - старттан соң ук чаңгы таягы сынды, шулай да ул финишка кадәр йөгерде.

Ветеран хатын-кызлар арасында бу юлы да Күннән Вәсилә Вәлиуллина җиңде. Ә 2 нче урынны җирле редакция хезмәткәре Наҗия Галиева алды. Ир-атлар арасында Ленино-Кокушкинодан Алексей Чукуров җиңде. 2 нче урында - Шәледән Илдар Гыйниятов, 3 нче - Кибәчтән Александр Дормидонтов. Алар бар да спорт белән актив шөгыльләнә һәм шуңа да куанычлы нәтиҗәләргә ирешәләр.

Ир-атлар арасындагы ярышта "Милләтләр кроссы" һәм чаңгы ярышында берничә тапкыр җиңеп чыккан питрәчле Владимир Федотов алда иде.

Кызлар һәм егетләр арасында (4-8 нче сыйныфлар) 1 нче мәктәптән Лия Хәсәнова, Ленино-Кокушкинодан Альберт Мөхәммәтдинов. Өлкән сыйныф укучылары арасында (9-11 сыйныф) ленинококушкинолылар өстен иде.Алена Архипова белән Александр Мишагин җиңде.

Җитәкчеләр арасында суд приставы хезмәтеннән Василий Морозов җиңде. 2 нче урында - башкарма комитеттан Илнур Бикчәнтәев, 3 нче урында - район башлыгы Эдуард Дияров.

Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга оештыручылар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар, "Россия чаңгы юлы" дип язылган майкалар тапшырдылар, аларны фотога төшерделәр. ә ярыштан соң спортчыларны кайнар чәй көтә иде. Коймактан да авыз итәргә мөмкин иде.

Россиякүләм ярышта 920 питрәчле катнашты. Ярышлар 13 авыл җирлегендә дә узды. Аларда 650 кеше чаңгыга басты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса