Питрәч баскетболчылары - республика чемпионнары
Спорт

Питрәч баскетболчылары - республика чемпионнары

Актанышта 2007 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан беренчелеге булып узды.

Анда республиканың иң яхшы 7 командасы катнашты. Безнең баскетболчылар үз подгруппаларында хуҗаларны  47:17 исәбенә, шулай ук Буа командасын 72:45 исәбенә, ә ярымфиналда Байлар Сабасы командасын 72:49 исәбенә, финалда Әлмәт командасын 52:39 исәбенә җиңделәр. Шулай итеп, питрәчлеләр (тренерлары Илгизәр Гыйләҗев, Ленар Гайсаров) Татарстан чемпионнары булдылар.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше