Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч хоккее хроникасы: безнең команда әлегә өченче

    "Питрәч-Арена" боз сараенда өч көн буе 1998-2000 елда туган кызлар арасында Татарстан беренчелегенең икенче этабы барды.

    Бозга барлыгы биш команда чыкты. Беренче уенда Питрәчнең "Молния" командасы Казаннан "Смена" командасы кызларына коры исәпкә оттырды - 0:6. Аннары "Молния" зур исәп белән Буадан "Арктика" командасын рәттән ике уенда отты. Исәп - 9:1. Минзәләнекеләрне коры исәпкә отты - 6:0. Аннан соңгы уенда Актанышның "Лачын" командасына коры исәпкә оттырды - 0:5.

    Нәтиҗәдә якташларыбыз 3 нче урын яулады. 1 нче урында - "Лачын". Алар бөтен уеннарда да оттылар. 2 нче урында - "Смена".

    Тагын оттыру. Бу юлы буллитларда

    1999 елгы егетләр үз бозларында республика беренчелегенең чираттагы уенын үткәрде. Бу юлы безнең хоккейчыларның көндәшләре Актаныш командасы иде. Төп вакыт 4:4 исәбе белән төгәлләнде. Ә буллитларда кунаклар җиңеп чыкты. Матч нәтиҗәсе - 4:5.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: