Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч кызлары Россия чемпионатында катнашачак

Питрәчтән ике спортчы кыз Пензада үткән Идел буе федераль округы чемпионатында катнашты.

Ангелина Игнатьева чемпион булды, ә Ирина Самотохина үз үлчәү категориясендә бронза медаль алды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Ангелина Идел буе федераль округы җыелма командасы составына, ә Ирина Татарстан җыелмасы составына кертелде. Алар июнь аенда Кабардино-Балкария республикасының башкаласы Нальчик шәһәрендә узачак Россия чемпионатында катнашачак.
Ангелина Игнатьевага 12 яшь. Ул Питрәч 2 нче мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укый. Тхэквондо белән 9 яшьтән шөгыльләнә башлый. Өметле спортчы үзе катнашкан беренче турнирда ук җиңү яулый ( Казанда үткән "Алтын очкын" Халыкара турниры була). Ул Идел буе федераль округы чемпионатында икенче тапкыр катнаша. Узган ел әлеге ярыш Чаллыда үткән һәм анда ул 3 нче урын алган иде. Быел Казаннан көндәшләрен җиңеп, чемпион була һәм Россия спорт мастерлыгына кандидатлык нормативын үти. Шулай ук Ангелина кызыл-кара буйлы билбауга да ия.
Ирина Самотохина Питрәч 1 нче мәктәбенең 7 нче сыйныфында белем ала. Аның төрле ярышларда җиңгән өчен бирелгән 15 медале бар инде. Идел буе федераль округы чемпионатында ул 3 нче урын алды. Иринаның да кызыл-кара буйлы билбавы бар. Ул Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак.
Кызлар икесе дә алга таба спорттан аерылырга уйламый. Спорттагы уңышлары өчен үзләренең тренерлары Виктор Иютинга зур рәхмәтле. Җиңүләрендә аның өлеше зур икәнлеген кызлар яхшы аңлый. Без дә яшь спортчыларга уңыш, алга таба да районыбыз данын яклап, зур бәйгеләрдә катнашуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса