Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч районының спорт яңалыклары

Хоккей, волейбол һәм футзал турында

? Хоккей
Саратовта 2010 елгы малайлар арасында Идел буе федераль округы Хоккей федерациясе Кубогының дүртенче туры узды. Ярышларда Питрәч командасы да катнашты. 
Безнең хоккейчылар «Олимп» (Самара) – 5:0 һәм «Волгарь» (Тольятти) командаларын 3:2 (буллитлар буенча) җиңделәр. «Кристалл»га (Саратов) 2:3 исәбе белән оттырдылар. Нәтиҗәдә, икенче урынны яуладылар. 
Питрәч хоккейчылары гомуми зачетта 25 команда арасында әлегә 9 нчы урында бара.
«Пестрецы-2007» командасы ТР беренчелеге кысаларында «Ак Буре»гә (Казан) 1:5 исәбенә оттырды. Тагын берничә уенны безнең командалар Казанның ачык беренчелегендә үткәрделәр. «Пестрецы-2013» командасы үз бозында башта «Авиатор-1»не - 4:2, аннары «Авиатор-2»не 3:1 исәбенә отты.
Ике уенны «Пестрецы-2011» командасы үткәрде. Башта алар Казан беренчелегендә «Ак Буре -2»гә оттырды - 2:4, аннары иптәшләрчә уенда Мамадыштан килгән яшьтәшләрен тар-мар итте - 11:3.
Авыл яшьләре арасында район чемпионатында чираттагы тур уеннары түбәндәге нәтиҗәләргә китерде: «Соболь» (Питрәч) – «Конь» - 6:2, «Шали» - «Спарта» (Кощак) – 5:2, «Пестрецы-2» - «Тюлячи-2» - 4:5 (буллитлар буенча). 


? Волейбол
Авыл яшьләре арасында волейбол буенча район чемпионатының икенче тур уеннары узды, анда 9 команда катнашты. 
Бу юлы командаларга очколар яңача исәпләнә: җиңү өчен 2:0 – өч очко, 2:1 – ике очко. 1:2 исәбенә оттыру өчен бер очко бирелә, ә 0:2 исәбе белән җиңелгән команда очконы алмаячак.
«Олимп» «Шали» командасын - 2:0, «Богородское» «Спортинг»ны - 2:0, «Кулаево» «Янцевары»ны - 2:1 һәм «Легион» «Ленино»ны - 2:0 исәбенә отты.
Ике турдан соң «Олимп» алда бара - 6 очко. «Легион» һәм «Богородское» 5әр очко җыйдылар.


⚽ Футзал
Район чемпионаты ахырына кадәр командаларга тагын 8әр уен уздырасы калды. 
Әлегә «ТатХод» алда бара, аның исәбендә 49 очко бар. Соңгы турда ул «МанСити»ны 10:5 исәбенә отты. Икенче урында Шәленең «Легион»ы, аларның 45 очкосы бар - соңгы турда егетләр «Олимп» командасын 4:3 исәбенә җиңде. «Аякс» «Легион»нан 2 очкога калыша, ул «Аврора»ны 9:5 исәбенә отты. 
Калган тур уеннары түбәндәгечә тәмамланды: «Арсенал» - «Фрейндшип» - 2:6, «Барса» - «Стар» - 3:4, «Фортуна» - «Атлетико» - 3:7, «Спортинг» - «Дортмунд» - 4:6.
Бомбардирлар арасында, элеккечә үк, Алексей Ивановский («Стар») алда бара, ул гол+пас системасы буенча 63 балл җыйды (41+22). Сергей Одинцов («Атлетико») исәбендә 58 балл (44+14).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше