Питрәч “Виктория”се яңа җиңелүгә дучар булды
Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатының бишенче һәм алтынчы тур уеннары тәмамланды.
Лидер командаларының берсе - "Виктория" (Питрәч) киеренке көрәштә "Арсенал" (Ленино-Кокушкино) командасына 1:3 исәбе белән җиңелде.
"Скиф" "Аякс" командасын 3:0 исәбе белән җиңде. Быел беренчелектә уен беренче тапкыр тигез исәп белән тәмамланды - "Аврора" "Феникс" - 5:5 исәбе белән уйнады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа