Питрәчлеләр бозга чыктылар
Район күп кенә җирлекләрендә традицион рәвештә хоккей тартмачыкларына боз катырдылар, тик барысында да түгел.
Ленино-Кокушкино, Иске Шигали, Күн, Шәле һәм Татар Тау Иле авыл җирлекләрендә хоккей баталийлары өчен биш хоккей тартмачыгы әзерләделәр. Чытыда ачык һавада булган шугалык техник сәбәпләр буенча әле әзер түгел, әмма анда ситуацияне тиздән хәл итәргә вәгъдә итәләр. Бу айда Кощакта да сезонга хоккей тартмачыгын әзерләргә ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа