Бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгендә узды.
«Биатлон федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы узган спорт сезоны нәтиҗәләренә багышланган отчет чарасы үткәрде.
Чараның хедлайнеры - Россия телетапшырулар алып баручысы, «Матч-ТВ» телеканалының спорт комментаторы - Дмитрий Губерниев.
Питрәч районыннан әлеге чарага тренер Алексей Чукуров һәм чаңгы ярышлары бүлеге спортчылары: Ралина Закирова, Илзина Рәхимова, Азат Галиәхмәтов, Инсаф Сөнгатуллин, Данияр Хәмзин, Алмаз Әхмәтҗанов, Рияз Сөнгатуллин, Альмир Әхмәтҗанов, Данил Илюхин чакырылган иде. Аларны биатлон федерациясенең Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләделәр.