Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчнең яшь хоккейчылары җиңелүдән башладылар

2016-2017 еллар сезонында яшь командалар арасында хоккей буенча Татарстан беренчелеге уеннары башланды.

Анда Питрәч командалары да катнаша. Безнең командалар беренче уеннарын читтә уйнадылар. 2004 елгы егетләр (тренер Сергей Мошков) Җәлилдә уйнадылар һәм бик киеренке уенда 5:6 исәбе белән җиңелделәр, хәер, беренче периодтан соң 4:1 исәбе алып бардылар. Безнең командада Азат Хузин һәм Данил Воркунов икешәр шайба керттеләр.

Шулай ук Әлмәттә дә уен киеренке рәвештә барды, анда 2006 елгы егетләр уйнады. Җирле команда питрәчлеләрне 2:1 исәбе белән җиңде. Икенче көнне Виктор Сорокинның тәрбияләнүчеләре Лениногорскида уйнадылар һәм җирле команданы 4:1 исәбе белән җиңделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса