Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчнең яшь хоккейчылары яхшы нәтиҗә күрсәттеләр

Мамадышта урта төркем (2005-2006 елгы) яшүсмерләр арасында А.В.Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубының Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышларының республика этабы финал уеннары булып узды.

Сигез команда, шул исәптән, безнең хоккейчылар да, ике төркемдә уйнадылар. "Пестрецы-2006" (тренер Виктор Сорокин) үз төркемендә "Зилант" (Казан) командасын - 13:1, "Арктика"ны (Буа) - 6:1, "Нефтяник"ны (Лениногорск) - 3:1 исәбе белән җиңде. Беренче урын өчен көрәштә, ярышлар финалында "Пестрецы" башка төркем җиңүчесе - "Олимп" (Мамадыш) командасы белән очрашты һәм аңа 2:6 исәбендә җиңелде. Шул рәвешле, безнең яшь хоккейчылар, нәтиҗәдә, 2 нче урын алдылар.
Питрәчле Илмир Дәминов турнирның иң яхшы һөҗүмчесе булып саналды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X