Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Районыбызда Боз сарае булганда, нишләп спорт белән шөгыльләнмәскә ди

Районда балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да бар.

Алар ел дәвамында футбол, баскетбол, хоккей уйный ала. Хәзерге вакытта балалар, аеруча да, хоккейга зур өстенлек бирә. Шулай ук фигуралы шууга кызлар һәм малайлар теләп йөри. Алар бик яшьтән тимераякта шуарга өйрәнәләр, хоккей уйнау серләренә төшенәләр. Алар тренерларыннан төрле күнекмәләр алуларына бик шат. Мәсәлән, минем улым тренировкаларның берсен дә калдырырга тырышмый. Көн саен "Әни, әти, бүген хоккейга барабызмы" дип сорап кына тора. Бала өчен барысын да эшләргә тырышасың. Вакыты да табыла, җае да чыга. Ата-аналар һәм балалар районыбызда Боз сарае булуына сөенеп туя алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрђч, Боз сарае, Атааналар фикере