Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Россия Федерациясенә хезмәт итәм!”

Узган атнада Питрәчтә беренче тапкыр "Аҗаган" хәрби-патриотик уеннарының зона бәйгесе булып үтте. Анда республиканың җиде командасы катнашты. Болар: Питрәч, Кукмара, Мамадыш, Лаеш, Балык Бистәсе, Теләче, Саба районнары командалары.

21 сентябрьдә Питрәч спорт комплексы хәрби атлау тавышыннан яңгырап торды. Биредә хәрби киемнәр кигән мәктәп укучыларын күрергә була иде. Алар белән Питрәч районы хәрби комиссары Владимир Гузич идарә итте. Аның сәламләвенә каршы егетләр 3 тапкыр "Ура!" кычкырдылар. Питрәчтә беренче тапкыр узган "Аҗаган" хәрби-спорт уеннарының зона бәйгесе әнә шулай башланып китте.
Традиция буенча булачак солдатлар пневмтик мылтыктан аттылар, автомат сүтеп-җыйдылар, противогаз киделәр, хәрби эстафета үттеләр. Иң көчле хәрби әзерлекне Кукмара, Мамадыш һәм Лаеш кадетлары күрсәтте. Алга китеп шуны да әйтәсе килә, Кумара һәм Мамадыш командалары әлеге конкурс өчен аерым бүләк белән бүләкләнделәр. Бактың исә, Кукмара кадетлары 6 ел инде Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча кадет корпусында шөгыльләнәләр икән. Ел саен курсантлар зона һәм республика бәйгеләрендә катнашып гел беренче урыннарны гына алалар. Тик шунысын да әйтеп китәргә кирәк, питрәчлеләр шәһәр егетләренә лаеклы көндәш булдылар. Алар барлык бәйгеләрдә дә үзләрен көчле итеп күрсәттеләр. Бигрәк тә наратлыкта үткән хәрби эстафетада питрәчлеләр сынатмады. Шулай итеп, "Аҗаган-2012" нәтиҗәләре буенча, өченче урынны Балык Бистәсе командасы, икенче урында кукмаралар һәм беренче урында Питрәч командасы калды. Питрәч командасы тулаем беренче мәктәп укучыларыннан тора иде. "Аҗаган" зона конкурсы җиңүчеләрен район хәрби комиссары Владимир Гузич бүләкләде. Аңа каршы барлык катнашучылар: "Россия Федерациясенә хезмәт итәм!" дип яңгыратты.
Җиңүчеләрне яңа сынаулар көтә. Алар "Аҗаган-2012" хәрби-патриот уеннарының республика бәйгесендә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X