Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Спорт гаиләне ныгыта

    Газета укучыларыбызга Тихоновлар һәм Черновлар спорт династиясе турында сөйләргә телибез

    Бу кешеләргә көч, илһам, мотивацияне якыннары – гаиләләре бирә. Әлеге гаилә әгъзаларын спортка карата зур мәхәббәт берләштерә, ул туганлык җепләрен тагы да ныгыта.

    ГОМЕРЛЕК ҺӨНӘР

    Александр Тихонов, аның уллары Павел һәм Виталий


    Гаилә башлыгы Александр Павлович үз тормышын спортка һәм балаларны тәрбияләүгә багышлаган. Ул озак еллар район үзәгенең беренче мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән, республика ярышларының күп кенә призерларын тәрбияләгән. Үзе дә спорт белән актив шөгыльләнгән, бигрәк тә йөгерүне, җиңел атлетиканы һәм чаңгы спортын яраткан.
    Ул улларында да спортка мәхәббәт тәрбияләгән. Олы улы Павел беренче мәктәптә физкультура укытучысы һәм спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча тренер булып эшли. Аның күп кенә укучылары зур уңышларга ирешкәннәр. Павел өстәл теннисы буенча күп тапкырлар республика призеры. Ул берничә спорт төре буенча район җыелма командасы әгъзасы булып тора. Йөгерү, йөзү, велосипедта йөрү белән актив шөгыльләнә.
    Тихоновларның кече улы Виталий да танылган спортчы һәм тренер. Ул спортның төрле төрләре белән шөгыльләнә, өстәл теннисы буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән, Россия һәм республика ярышларында күп тапкырлар призер һәм җиңүче булган. Әтисе һәм абыйсы кебек үк, үз тәҗрибәсен үсеп килүче буынга тапшыра – Казан спорт мәктәпләренең берсендә тренер булып эшли.


    СПОРТКА МӘХӘББӘТ БУЫННАН-БУЫНГА КҮЧКӘН

    Михаил Чернов олы улы Олег һәм кече улы Игорь белән

    Черновларны безнең районда гына түгел, аннан читтә дә беләләр. Михаил Николаевич үзе танылган көрәшче, ТРның атказанган спорт мастеры, милли көрәш буенча РСФСРның спорт мастеры, классик көрәш буенча СССРның спорт мастерлыгына кандидат. Ул өч тапкыр РФ чемпионы һәм призеры, алты тапкыр ТР чемпионы, “Ватаным Татарстан” газетасы призы беренчелегендә ун тапкыр чемпион исеме алган, район Сабантуйларының тугыз тапкыр абсолют батыры. Шулай ук республиканың иң яхшы тренеры буларак та билгеләп үтелде.
    Михаил Николаевич күп вакытын яшьләрне тәрбияләүгә багышлый. Ул физкультура укытучысы, спорт мәктәбендә тренер булып эшли. Аның укучылары республика ярышларында призлы урыннар яулыйлар.
    Михаил Николаевичның уллары һәм оныклары да аның юлыннан китә. Олы улы Олег республика ярышларында унбер тапкыр призлы урын яулаган, шул исәптән җиде тапкыр милли көрәш буенча Татарстан чемпионы булган. Кече улы Игорь көрәш буенча сигез тапкыр чемпион һәм призер, армспорт буенча алты тапкыр чемпион һәм призер, өстәвенә, ул мини-футбол буенча район җыелма командасы әгъзасы да.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: