Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Спорт мәйданчыгы буш тормаячак”

Татар Тау Иле авылында яңа спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Бу объект районда республика программасы буенча төзелгән унөченче мәйданчык. Бу программа 2013 елдан бирле тормышка ашырыла. ТР спорт министры урынбасары Алмаз Минголов сүзләренә караганда, программа эшли башлаганнан бирле 1000 гә якын шундый объект төзелгән.

- Бу урында бушлык иде, ә бүген без монда заманча, уңайлы һәм матур спорт мәйданчыгын ачабыз. Авыл яшьләре спорт белән актив шөгыльләнә. Ә спорт - ул сәламәт яшәү рәвеше, оешканлык, һәм, моның нәтиҗәсе буларак - уңышлы һәм бәхетле тормыш юлы дигән сүз. Сезне бу бәйрәм белән котлыйм һәм сезгә яхшы спорт нәтиҗәләре телим. Спортның бу авылда үсүе һәм аның белән бергә барлык авылдашларны да бергә берләштерүче нык спорт рухы булуы бик мөһим, - дип котлады Татар Тау Иле авылы халкын район башлыгы Илһам Кашапов.
Кызыл тасманы тантаналы рәвештә кискәннән соң, Илһам Кашапов, Алмаз Минголов һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская Питрәч һәм Татар Тау Иле яшүсмерләр командалары арасында иптәшләрчә матчка старт бирделәр.
- Безнең республикада спорт зур үсеш ала. Ел саен халыкара ярышлар башкалада гына түгел, республиканың күп кенә муниципаль берәмлекләрендә дә уздырыла. Болар барысы да Президентыбызның үз вакытында яңа спорт комплекслары: спорт заллары, бассейннар һәм менә шундый искиткеч спорт мәйданчыклары булдыру, ачу һәм төзү инициативасын хуплап чыгуына бәйле, Россия территориясендә безнең Татарстандагы кебек спорт объектлары беркайда да юк. Без спорт һәм физик культура үсешенә бик күп игътибар бирергә тырышабыз. Бүгенге чарада катнашучы барлык балалар да спорт һәм физик культура өлкәсендә зур уңышларга ирешерләр дип ышанам, - дип ассызыклады Сәрия Харисовна.
Алга таба футбол мәйданчыгы янындагы территорияне төзекләндерү планлаштырыла – анда автомобильләр өчен туктау урыны һәм тамашачылар өчен трибуна булачак.
- Егетләр яңа кырда уйнауны түземсезләнеп көтә. Әлбәттә, авыл яшьләре өчен бу бик шатлыклы вакыйга. Бигрәк тә безнең «ТатХод» һәм «Ак Барс» футбол командалары өчен. Алар һәр кичне мәйданчыкка җыелырга ниятлиләр, шуңа күрә бу спортчыларның һәм аларның җанатарларының яраткан урыннарының берсе булачак, һәм һич тә буш тормаячак, - дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Геннадий Шаров.
Авыл халкы яңа корылмага бик шат, чөнки алар мондый футбол кыры турында күптән хыялланганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Татар Тау Иле