Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт яңалыклары

Россия кубогы бәйгеләре

Күптән түгел Казанда Россия кубогына дзендо спорт сугышчан единоборство буенча бәйгеләр үтте. Татарстан җыелма командасына Питрәчтән унике спортчы кергән иде.
Турнирның шәхси зачетында Россиянең 12 төбәгеннән спортчылар катнашты. Татарстан җыелма командасы составында Питрәч РО РОСТО (ДОСААФ) кул көрәше секциясендә шөгыльләнүче спортчылар да бар иде (җитәкчесе Илсур Дәминов, тренер Илдар Фәйзуллин).
Безнең спортчылар бу юлы да сынатмады. Владислав Савин (2 нче мәктәп) яшүсмерләр арасында, ә Вячеслав Алексеев (Питрәч) ирләр арасында чемпион булды.
Тагын ике көрәшчебез көмеш призер булды. Евгения Елгушова (Иске Шигали) һәм Данил Ларин (1 нче мәктәп) 2 нче урын алдылар. Лиана Мерзлякова, Тимур Вагизов, (икесе дә Иске Шигали авылыннан), Роман Петров (2 нче мәктәп) һәм Эмиль Абдуллиннар (1 нче мәктәп) пьедесталның өченче баскычын бүлеште, барысы да өченче призлы урын алдылар.
Өстәл теннисы
Виталий - чемпион!

Минзәләдә "Сәламәтлек" IX авыл спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча Татарстан чемпионаты үтте.
Бәйгедә республиканың егерме командасы ир-егетләре һәм хатын-кызлары катнашты.
Безнең Питрәч җыелма командасыннан Артур Гусамов, Александр Совин, Виталий Тихонов, Анна Смирнова һәм Айгөл Гариповалар (тренер Павел Тихонов) иң яхшылар сафында иде. Гомумкоманда зачетында бары мамадышлылардан гына калышып, питрәчлеләр 2 нче урын алды. Ә шәхси зачетта спортчыбыз Виталий Тихоновка тиңнәр булмады. Барлык көндәшләрен дә җиңеп, ул әлеге спорт төрендә үзенең иң яхшысы булуын күрсәтте.
Милли көрәш
Республикада - 7 нче

6-8 апрель көннәрендә Түбән Камада атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышланган республика ачык турниры булып узды. Келәмгә республикадан һәм күрше төбәкләрдән 48 команда катнашты. Безне өч көрәшчебезгә пьедесталның югары урыннарын алырга насыйп булды. 100 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Фәрхәт Фәйзуллин 2 нче призлы урын яулады. Әлеге үлчәү категориясендә Владимир Медведев 5 нче булды. Александр Чернов иң җиңел үлчәү категориясенә (60 килограммга кадәр) 4 нче урынны алды. Команда зачетында Әлмәт көрәшчеләре җиңү яулады, ә питрәчлеләр соңгы елларда беренче тапкыр беренче унлыкка керде - 7 нче урын яуладылар.
Илдар Мәрхәбин кубогы чытылыларда
Күн урта мәктәбе спорт залында 1994-1995 елда туган яшүсмерләр көч сынашты.
Монда хәрби-интернационал Илдар Мәрхәбин истәлегенә багышланган район турниры үтте. Район беренчелегендә барлыгы 11 команда катнашты. Алар барлыгы 6 үлчәү категориясендә көрәште. Әлеге бәйгенең җиңүчеләре: Данис Шәмгунов (52 килограммга кадәр, ПЛ-93), Илмир Хәкимов (58 килограммга кадәр, ПЛ-93), Рафил Идрисов (64 килограммга кадәр, Пимәр), Ришат Булатов (70 килограммга кадәр, Татар Тау Иле), Илнар Бикмөхәммәтов (76 килограммга кадәр, Күн), Раил Хасянов (76 килограммга кадәр, Шәле).
Төп призны Чыты көрәшчеләре яулады. Икенче урында ПЛ-93 егетләре, өченче урында Күн командасы.
Хоккей
Бу юлы 2 нче урында
Байлар Сабасында ирләр командасы арасында Саба аграр колледжы призларына традицион хоккей турниры үтте.
Турнирда барлыгы 8 команда катнашты. Безнең хоккейчылар үзләренең подгруппаларында Шикшы авылы командасын 6:2, "Вымпел" (Байлар Сабасы) - 3:2 исәбенә җиңде. Ә финалда хуҗаларга - Саба җыелма командасына - 1:4 исәбе белән җиңелделәр. Шулай итеп турнирда 2 нче урын алдылар.
Баскетбол
Безнекеләр - 3 нче
КДЮСШ спорт залында Питрәч спорт мәктәбе призларына кызлар арасында баскетбол буенча ачык турнир үтте. 1 нче урынны Арча командасы яулады, 2 нче урында Алексеевск командасы, ә хуҗаларга бары 3 нче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса