Спорт яратучыларны янә көрәш бәйгеләре көтә!
Быел орден иясе, районның мактаулы гражданины Фәйзерахман Сафин истәлегенә багышланган “Көрәш” буенча сигезенче ачык турнир шимбә көнне, 2 ноябрьдә, Шәледә узачак.
Ярышларда Питрәчнең иң көчле батырлары, шулай ук күрше районнардан һәм Казаннан килгән көрәшчеләр катнашыр дип көтелә. Келәмгә 2003-2005 елгы яшүсмерләр һәм ир-атлар чыгачак.
Егетләр биш, ә ир-атлар дүрт авырлык категориясендә көч сынашачак. Ярышлар программасында шулай ук концерт номерлары һәм башкалар бар.
Җанатарларны мавыктыргыч көрәш бәйгеләре, ә спортчыларны истәлекле бүләкләр көтә.
Турнир Шәле авылы мәдәният йорты спорт залында узачак, ярышлар сәгать 10да башлана.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа