Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спортчыларыбызның уңышлары сөендерә

Питрәч спортчылары зур ярышларда көннән-көн күбрәк катнаша. Узган атна безнең якташларыбыз спорт мәйданчыкларында күп кенә яхшы нәтиҗәләргә иреште, әмма җиңелүләр дә булмый калмады.

ХОККЕЙ. ИР-АТЛАР КОМАНДАЛАРЫ СТАРТ АЛДЫ
Питрәч командалары катнашында хоккей турнирлары дәвам итә. 2006 елгы яшүсмерләр командасы Ижауда узган Идел буе федераль округы беренчелегендә «Ижсталь» командасы белән очрашты. Беренче уенда питрәчлеләр овертаймда 2:1 исәбенә отты, икенче көнне 0:6 исәбенә җиңелде.
«Пестрецы» ир-атлар командасы сезонга әзерлек кысаларында үз бозында Казанның «МНКТ» командасы белән тагын бер контроль уен үткәрде. Бу уенда безнең хоккейчылар 1:9 исәбе белән җиңелделәр.
Ир-атлар арасында Татарстан чемпионаты башланды, анда 6 команда катнаша. Мамадышта узган беренче уенда безнең команда җирле «Олимп»ны 7:5 исәбе белән җиңде.
2011-2012 нче елгы малайлар командасы Теләчедә Армады Кубогында икенче урынны алды.
Шулай ук  ир-атлар арасында дүртенче ачык район чемпионаты башланды, анда 10 команда катнаша. Беренче турда «Соболь» «Пимери»ны - 7:0, «Кощаково» «Алмаз»ны (Лаеш районы) – 9:3, «Пестрецы-2» «Пановка»ны - 8:0 исәбенә җиңде. Беренчелек финалистлары - «Шали» һәм «Тюлячи-2» арасындагы соңгы очрашуда гына чын көрәш булды. Теләчелеләр финалда реванш алырга теләделәр һәм уенны башлап җибәрделәр. Алар 4:0, 6:3 исәбенә бардылар, әмма чемпионнар исәпне тигезли һәм буллитлар сериясе буенча җиңә алды – 7:6.
БАСКЕТБОЛ. БЕЗНЕҢ КЫЗЛАР ИКЕНЧЕ
2003 елгы кызлар арасында Аксубайда узган Татарстан беренчелегендә безнең районның җыелма командасы икенче урынны алды. Безнең кызлар хуҗаларны җиңде - 55:37 һәм беренче урын өчен Кама Аланыннан көндәшләренә оттырды - 30:64.
Хатын-кызлар җыелма командасы авыл районнары арасында республика беренчелегендә бишенче урынны алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса