Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Туп сезнең якта

Быел модада - волейбол уйнау. Район хакимиятенең волейбол командасы оешмаларга һәм учреждениеләргә "Волейбол буенча команда булдырыгыз, без сезгә каршы уйнарга әзер!” дигән тәкъдим белән чыкты. Бу чакыруны мәдәният бүлеге командасы һәм район авыллары егетләре кабул итте. Иптәшләрчә матчлар Күн, Шәле һәм Чыты авылларында узды.

Волейболны бөтен җирдә дә яраталар икән, ял көннәрендә авыл мәктәпләренең спорт заллары яшьләр белән тулы була.
- Студентлар, яшьләр кайтканда ял көннәрендә без монда волейбол уйнарга җыелабыз. Ә бүгенге матчта, эш көне булганлыктан авылда яшәүче егетләр генә уйнаячак. Без җиңәргә исәп тотабыз, - дип билгеләп үтте турнир башында ук Чыты авылы мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов.
Матчның беренче минутларыннан ук киеренке уен башланды. Уен дәвамында көндәшләр тигез уйнады диярлек. Әле бер команда лидерлыкка чыкты, әле икенчесе өстенлекне яуларга ашыкты. Беркем дә җиңелергә теләмәде - һәр команда үзләренең иң яхшылары икәнен расларга теләде. Әлегә уңыш авыл егетләре ягында. Район хакимияте командасы - икенче, мәдәният бүлеге өченче урында.
Районның теләсә кайсы оешмалары һәм учреждениеләре командалары волейбол уйнарга теләк белдерә ала. Туп сезнең якта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше