Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яр буенда балык тотудан да яхшырак ял юк

Пановка авылы янындагы сулыкта балык тоту буенча икенче ачык беренчелек булып узды. Ул Бөтендөнья балык тоту көненә багышланды һәм анда осталыкта 15 һәвәскәр балыкчы ярышты.


КӨН НИНДИ БУЛСА ДА БАЛЫК ТОТАЧАКЛАР
Көн иртәдән ямьсез иде, җил күтәрелде, күкне кара болыт каплады. Ләкин, шуңа да карамастан, ярышта катнашучыларның кәефләре төшмәде, алар түземсезлек белән ярышның башланганын көтте. Ярыш нигезләмәсе буенча, иң беренче эш итеп жирәбә салдылар, аның барышында катнашучыларның балык тотачак урыннары билгеләнде. Ул тәмамлангач, балыкчылар суга кармакларын салдылар.
СТАРТКА КАДӘР БӨТЕН КЕШЕ ДӘ ТИГЕЗ
Николай Сурчилов Пановкага кунакка кайткан, һәм, балык тоту буенча турнир узачагын белгәч, шунда ук анда барырга уйлаган:
- Мин тумышым белән Нурлаттан, ә балык тоту белән балачактан ук шөгыльләнәм. Кама, Чирмешән буйларында балык тотарга яратам. Әлегә минем шәхсән рекордым - 14 килограмм 100 грамм карп балыгы, аны мин Чирмешәндә тоттым. Минем улларым да бу искиткеч спорт төре белән мавыгалар. Сүз уңаеннан, олысы Данил узган ярышларда өченче урын алды, ә монысында кече улым Денис катнашачак. Аңа алты яшь. Ләкин ул инде өч яшеннән бирле минем белән балык тота. Бу елны мин аның өчен җанатачакмын, үзем катнашмыйм.
Хәйдәр Рәхмәтуллин - иң өлкән катнашучы, аңа 64 яшь, ул Теләче районыннан:
- Мин гомерем буе балык тоту белән шөгыльләнсәм дә, ярышларда беренче тапкыр катнашам. Җиңәргә өметем бар, әлбәттә, ләкин көндәшләр дә җитди, алар да җиңәргә өметләнәләр, югыйсә нәрсәгә катнашырга.
Михаил Лигасовка җанатырга оныгы Әмирә, кызы Лилия, киленнәре Равия һәм Ләлә килгән.
- Ул балык тоту белән шундый мавыга, инде иртәдән үк буага китте, ә без менә аңа иртәнге аш алып килдек. Һәм аңа уңышлар телибез. Ярышлар узган вакытта, хатын-кызлар вакытларын әрәмгә уздырмады, бик күп җиләк җыйдылар, алар, әйтерсең, бөтен елга буена сибелгәннәр.
ЭЛӘКСЕН БАЛЫК, КЕЧЕСЕ ДӘ, ЗУРЫСЫ ДА
Ярыш башланырга бөтен нәрсә әзер, ярышның төп судьясы Игорь Шпагин старт бирә, азартлы балык тоту ярышы башлана. Шөкер, һава торышы да яхшырды. Дөрес, җилле иде. Кагыйдә буенча, җиңүче булып өч сәгать эчендә иң күп балык тоткан балыкчы саналачак. Карась кечкенә булса да, хәйләкәр балык. Буадан беренче балыкны Денис тартып чыгарды. Нәни катнашучы бик канәгать, башлангычлы эш! Бүтән балыкчыларның да эшләре барды, я бер секторда, я икенчесендә акрынлап утыргычлар тула башлады. Әлбәттә, балыкта һәрбер катнашучының да үз серләре бар - җим, өстәмә азык, кирәк-яраклар...
БЕР БАЛЫК ТА ЗЫЯН КҮРМӘДЕ
Өч сәгать бик тиз узды, балык тоту ярышының тәмамлануын белдертүче сигнал яңгырады. Судьялар тотылган балыкны үлчәргә керештеләр. Кем җиңде соң? Бу сорау бөтен кешене дә кызыксындыра, катнашучыларны да, җанатарларны да. Үлчәгәннән соң бөтен балык та киредән буага җибәрелде.
ГОМУМИ АВЫРЛЫК - 17 КИЛОГРАММНАН АРТЫК
Менә ярышның иң дулкынландыргыч мизгеле килеп җитте. Игорь Шпагин жиңүчеләрнең исемнәрен игълан итә. Максим Сутягин 1,675 килограммлы тотым белән өченче урынны ала, икенче урында тагын бер питрәчле Михаил Афонин (1,920 килограмм) һәм балык тоту буенча 2016 елда район чемпионы булып җирле балыкчы Алексей Харитонов саналды, ул 2,650 килограмм балык тоткан!
- Әлбәттә, җиңүгә өмет бар иде, беренче урын алуыма мин бик шат. Катнашучылар арасында көрәш киеренке иде, балык бит көйсез, я эләгә, я юк. Барлык катнашучылар исеменнән яхшы оешма һәм искиткеч ял өчен рәхмәт белдерәм, - дип ассызыклап үтте җиңүче.
Барлык призерлар һәм иң кечкенә катнашучы Денис (өлкән балыкчылар белән бертигез ярышучы һәм килограммнан артык балык тотучы) медальләр һәм призлар белән бүләкләнделәр.
Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, бөтен кешене дә тәмле уха ашы белән сыйладылар, ә бәйрәм яр буенда узучы башка конкурслар белән бергә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса