Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшьләр дә, олылар да чаңгы юлына басты

Безнең илдә ярты гасырга якын күпләп халык катнашында чаңгы ярышлары үткәрелеп килә. Анда миллионлаган россияле чаңгыга баса. Әлеге чарадан питрәчлеләр дә читтә калмый. Быел районда "Россия чаңгы юлы-2016" 13 һәм 14 февральдә үтте, анда 4000нән артык кеше катнашты, шул исәптән район үзәгендә 800гә якын.

Искиткеч кышкы матур көн, саф һава һәм яхшы чаңгы юлы питрчлеләрне наратлыкка тартып торды.

- Мин кечкенәдән чаңгы спорты белән шөгыльләнәм, - диде старт алдыннан Пановкадан Иван Казаков, - һәм һәрвакыт ярышларда бик рәхәтләнеп катнашам. Дөрес, бераз чаңгыдан аерылып торырга туры килде, декабрь аенда армиядән кайттым. Хәзер кабат яраткан спорт төрем белән шөгыльләнә башладым һәм призлы урын яуларга өметләнәм.

Сүз уңаеннан, Иван чыннан да яшьләр арасындагы ярышта үзен бик яхшы күрсәтте һәм икенче урын алды.

- Безнең "Бәләкәч" балалар бакчасына бер ел да юк әле, шулай да без яхшы команда җыйдык, стартка чыгачакбыз, - диде балалар учреждениесе хезмәткәрләре Розалия Вәлиева, Алиса Николаева һәм Диләрә Шәфикова. - Бүген чаңгыга басып кына калмыйча, конкурсларда да катнашырга уйлыйбыз. Безнең кәефләр бик яхшы.

Барысы да стартка әзер. Катнашучыларны район башлыгы Эдуард Дияров сәламләде һәм ярышларда уңышлар теләде:

- Иң җитезләр, көчлеләрнең җиңүен телим. Берсүзсез, бүген чаңгы юлына басучыларның барысы да җиңүчеләр, без спорт белән шөгыльләнеп, үзебезне, сәламәтлегебезне кайгыртабыз.

Беренче булып стартка кызлар һәм яшүсмерләр чыкты, алар ике километр арага чапты. Монда җиңүче һәм призерлар: Регина Бобок (ул шимбә көнне "Молния" командасы капкасын бик яхшы саклады, алар хоккей буенча ТР беренчелегендә Чирмешәннән көндәшләренә каршы уйнадылар, ә икенче көнне үк чаңгы ярышында җиңү яулады. Чын спортчы барысына да өлгерә ул!), Диләрә Насыйрова, Ләйсән Гарифуллина. Бишенче сыйныф укучысы Рөстәм Мостафин үзеннән олыракларны узып, беренче урын яулады, икенче һәм өченче урыннарны Альберт Мөхәммәтдинов һәм Нияз Әхмәтҗанов яулады (алар Ленино-Кокушкино командасы вәкилләре). Хатын-кызлар да шул ук арага чапты. Күп тапкыр ярышларда җиңүче Лилия Гатиатуллина (2 нче мәктәп) беренче урын алды. Гатиатуллиннарның ярышларда гаилә белән катнашулары традициягә әйләнде, алар спорт белән актив шөгыльләнә. Энҗе Фәйзрахманова (1 нче мәктәп) - икенче, Эльвира Мостафина (Ленино-Кокушкино) өченче урында. Ир-атлар бер километрга күбрәк арада чабышты. Монда тәҗрибәле чаңгычы Илдар Гыйниятов (гадәттән тыш хәлләр хезмәте) җиңде. Көндәшләреннән күпкә олырак булуга да карамастан, Илдар ышанычлы беренче урын яулады. Өченче урында Азат Хәбибрахманов (район эчке эшләр бүлеге). Ветераннар арасында күп тапкыр ярышларда җиңүче Вәсилә Вәлиуллина (спорт мәктәбе) һәм Владимир Федотов җиңде. Наҗия Галиева, Наталья Ксенофонтова, Владимир Иванов, Мансур Габделганиев призер булды. Җитәкчеләр арасында Зобәйдә Саттарова һәм Илнур Бикчәнтәев җиңү яулады. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды. Иң яшь катнашучы, 7 яшьлек Богдан Павлов, шулай ук иң өлкән катнашучы 76 яшьлек Василий Трофимов та махсус бүләк белән билгеләп үтелде. Богдан өчен бу тәүге ярыш булса, ә Вася абыйның мондый ярышларда илледән артык тапкыр катнашуы.

Чаңгы ярышларында катнашучылар өчен төрле конкурслар, уеннар, концерт программасы әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса