Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшьләр спортта чыныгып үсә

Февральнең беренче ункөнлеге спорт чараларына бик бай булды. Республика һәм район дәрәҗәсендәге төрле спорт бәйгеләре уздырылды. Аларда питрәчлеләр дә актив катнашты.

Баскетбол
Өч көн дәвамында Питрәч КДЮСШ спорт залында 1998-1999 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча зона бәйгеләре узды. Татарстан укучыларының IX спартакиадасының финал уеннарына үтәр өчен 5 команда көч сынашты.
Безнең район җыелма командасы бу юлы да бик уңышлы чыгыш ясады (тренеры Илгизәр Гыйләҗев). Алар барлык көндәшләрен дә уздырды. Балык Бистәсе җыелма командасын - 51:18, Әтнә командасын - 49:8, Теләче командасын - 44:0, Югары Ослан командасын 40:15 исәбе белән җиңде. Шулай итеп Питрәч җыелма командасы чираттагы бәйге әйләнешенә үтте.
Көрәш
Шулай ук татар-башкорт спорт көрәше буенча район яшүсмерләр җыелма командасы да уңышлы чыгыш ясады. Казан зонасының зона бәйгеләре Мамадышта узды. Безнең 3 спортчыбыз призерлар исемлегенә эләкте. Линар Сәлахов 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында 1 нче урын алды. Ә ике питрәчле 3 нче урынга лаек булды. Болар: Илсур Юнысов (43 килограммга кадәр) һәм Сергей Кудрявцев (70 килограммга кадәр).
Җыелма команда финал бәйгеләренә чыкты.
Шулай ук биредә, Мамадышта, Татарстан укучыларының IX спартакиадасы кысаларында
ирекле көрәш буенча бәйге үтте. Питрәчтән ике көрәшче призлы урыннар яулады. 52 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Лиана Мерзлякова 2 нче урын, Хушнут Дощанов 3 нче урын алды.
Чаңгы ярышлары
Ленино-Кокушкино урта мәктәбе базасында мәктәп командалары һәм ПЛ-93 арасында чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге үтте. Стартка барлыгы районның 17 командасыннан 100 чаңгычы чыкты.
Кызлар 3 километр дистанциядә көч сынашты. Татар Казысыннан Дилә Кәримуллина район чемпионы булды. Финишка икенче булып әлеге командадан Миләүшә Садриева килде, З нче урында Шәледән Гөлшат Кашапова.
Егетләр арасында беренче булып финиш линиясен Шәледән Инсаф Сөнгатуллин үтте. 2 нче урында Пановкадан Евгений Спасеев, 3 нче урында Ленино Кокушкинодан Рифат Сафин һәм 4 нче урында 2 нче мәктәптән Динар Зәйнуллин.
Гомумкоманда зачетында 1 нче урында Шәле командасы (тренеры Илфар Зәйнетдинов), 2 нче урында Ленино-Кокушкино, 3 нче урында Татар Казысы командасы.
Биредә параллель рәвештә кышкы спорт ориентлашуы буенча да район беренчелеге узды. Кызлар арасында катлаулы дистанцияне беренче булып Шәледән Гөлүсә Сираҗетдинова үтте, 2 нче урында Чытыдан Гөлдания Фәхретдинова, 3 нче урында Кощактан Валерия Вареник.
Егетләр арасында 1 нче урында Ленино-Кокушкинодан Александр Мишагин. Ул район чемпионы булды. 2 нче урында Шәледән Инсаф Мәннапов, 3 нче урында Богородскидан Рәйхан Әмәнов.
Гомумкоманда зачетында 1 нче урын янәдән шәлеләрдә, 2 нче урында Ленино-Кокушкино, 3 нче урында Чыты командасы.
Биатлон
Наратлыктагы стадионда район беренчелеге үтте. Ул иң кызыклы кышкы спорт төре - биатлоннан иде һәм якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Монда Советлар Союзы Герое, якташыбыз Василий Осипов һәм РО РОСТО (ДОСААФ) призына уйнадылар.
Стартка 12 команда чыкты. Болар район мәктәпләре һәм ПЛ-93 командалары иде. Көне дә, бәхеткә, тын һәм кояшлы булды. Бу спортта атучылар өчен аеруча әһәмиятле.
Кызлар 3 километр арадагы ике ут ноктасында ятып һәм басып атты. Быел оештыручылар штраф әйләнешеннән баш тартты, һәр кыек атканга 15 әр секунд өстәлде. Дистанциядә Шәледән Гөлшат Кашапова яхшы барды һәм төз атты. 7 нче сыйныфта укучы бу кыз көндәшләрен беразга узып, район чемпионы исемен алды. 2 нче урында Ленино-Кокушкинодан Айгөл Кәримова, 3 нче урында Керәшен Сәрдәсеннән Лариса Долгова.
Егетләрдә ярыш кискенрәк булды. Алар тиз дә, төз дә атты. Дистанцияләре дә 1 километрга озынрак иде. Алар да ике ут ноктасыннан атты. Монда шулай ук шәлеләр үзләрен күрсәтә алды. Нияз Әмәнов 1 нче урын яулады. 2 нче урынны Ленино-Кокушкино егете Рифат Сафин алды, 3 нче урында ПЛ-93 тән Данис Шәмгунов. Өч призер да ут нокталарында бик аз гына ялгыш җибәрде.
Гомумкоманда зачетында 1 нче урынны дүртенче ел рәттән шәлеләр алып килә. Аларның тренеры Айрат Низамов. 2 нче урында ленинококушкинолылар. 3 нче урын Керәшен Сәрдәсе командасында.
Барлык призерлар да оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды, ә призер командаларга бадминтонда һәм өстәл теннисында уйнау өчен спорт җиһазлары тапшырылды.
Ату һәм многоборье
Питрәч спорт мәктәбендә оборона-масса һәм спорт эше айлыгы кысаларында район ярышлары узды. Анда Питрәч РО РОСТО (ДОСААФ) призлары уйнатылды.
Многоборьеда призыв һәм призывка кадәрге яшьләр түбәндәге төрләрдән ярышты. АКМ автоматларын сүтеп-җыюда 1 нче мәктәптән Родион Жураков җиңде. Пневматик мылтыктан атуда Ленино-Кокушкинодан Кирилл Андреев җиңде, перекладинада тартылуда Колайдан Данил Афанасьев җиңү яулады.
Гомуми зачетта Кирилл Андреев җиңде. Ул 73 очко җыйды, 2 нче урынны 61 очко җыеп, Данил Афанасьев алды, 3 нче урында 58 очко җыйган Янсуар егете Михаил Спасеев.
Монда шулай ук пневматик мылтыктан атуда ярыштылар. Надеждинодан Румия Раджабова җиңү яулады. Ул 50 мөмкин булган очкодан 42 не җыйды. Аның нәтиҗәсе егетләрнекеннән яхшырак иде.
Егетләр арасында иң төз атучы - Кирилл Андреев. Ул 1 нче урыннар өчен 3 шәхси приз алып китте.
Ике ярыш нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында ленинококушкинолылар ышанычлы 1 нче урын яулады (тренер-укытучылары Илдар Габдрахманов). 2 нче урында 1 нче мәктәп командасы, 3 нче урынны Чыты командасы алды.
Рәсемдә: биатлончылар ут ноктасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса