Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Йолдызлар турнирларда балкый

Шәле авыл мәдәният йортында татар-башкорт спорт көрәше буенча III ачык турнир үтте. Ул атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйзерахман Сафин истәлегенә багышланды.


Якташыбыз истәлегенә
Турнирны үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел ул өченче тапкыр узды һәм елдан-ел популярлаша бара. Шәле келәмендә көч сынашырга районыбыз авылларыннан гына түгел, ә республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан да көрәшчеләр килә. Мамадыш, Лаеш районнарыннан һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш районыннан көрәшчеләр бар иде. Бил алышларны күзәтергә килүчеләргә бик кызык булды.
Турнирга көрәшчеләрдән тыш, олы кунаклар да килгән иде. Алар арасында кайчандыр Мулланур Вахитов исемендәге миллионер колхоз рәисе Фәйзерахман Сафин белән бергә эшләгәннәр, аны белгәннәр бар иде.
Фәйзи абый утыз елга якын туган колхозын җитәкләгән, ул җитәкчелек иткән елларда әлеге колхозны республикада гына түгел, ә аннан читтә дә яхшы белгәннәр. Ул үз якташларына хөрмәт белән караган, аның үзен дә барысы да хөрмәт иткән. Мөгаен, шуңадыр, шәлеләр зур уңышларга ирешкән. Кызганыч, ул безнең арабызда юк инде. Шулай да аны беркем дә онытмый, ул безнең хәтердә. Өч ел элек элекке район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин һәм Фәйзи абыйның уллары инициативасы белән данлы якташыбыз истәлегенә көрәш турниры үткәрделәр. Беренче ике турнир Фәйзерахман Сафин исемендәге Шәле мәктәбе спорт залында үтте.
Турнирны тантаналы ачу вакытында Фәйзи абый тормышы, фидакарь хезмәте турында документаль фильм күрсәтелде. Турнирга татар-башкорт спорт көрәше федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясе рәисе, күп тапкырлар көрәштә җиңү яулаучы, ирекле көрәш буенча СССР спорт мастеры Әгъзам Гобәйдуллин, танылган көрәшче, атказанган спорт мастеры Иван Баширов, районның Мактаулы гражданы, элекке район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллин, Фәйзерахман Сафинның уллары Илдус һәм Җәүдәт, кызы Айсылу һәм башкалар килде.

Кызу бил алышлар
Келәмгә барлыгы йөзгә якын көрәшче җыелды. 1997-1999 елгы яшүсмерләр һәм ир-атлар дүрт үлчәү категориясендә көч сынашты.
Яшүсмерләр арасында районнан һәм килгән кунаклардан җиде команда көч сынашты. Иң җиңел үлчәү категориясендә (50 килограммга кадәр) Мамадыштан Ришат Исхаков 1 нче урын алды. Ул финалда Казан машина төзелеше техникумы филиалыннан Радик Шмаковны җиңде. Күннән Рамил Ильясов 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә җиңүче булды. Ул Мамадыштан Рәсил Вафиннан көчлерәк булып чыкты. Аның якташы Рәмис Хәмидуллин тагын бер мамадышлы Илназ Низамовны җиңеп, 70 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә 1 нче урын алды. 70 килограммнан югары үлчәү категориясендә финалда Шәледән Айрат Миңнебаев һәм Алмаз Галиуллин очрашты. Әлеге бил алышуда Айрат көчлерәк булып чыкты һәм җиңү яулады. 3 нче урында - Күннән Ленар Сәлахов.
Команда зачетында Казан машина төзелеше техникумы филиалы (тренер Ленар Сафин) 1 нче урын алды. 2 нче урында - Күн көрәшчеләре, 3 нче урында - шәлеләр. Башка район командалары зачеттан тыш чыгыш ясады.
Яшүсмерләр көрәшкә ашкынып торды, ә ир-атлар сабыр гына матур бил алышлар күрсәтте. Кызганыч, әлеге шимбә көнендә җанатарлар аз иде. Югыйсә, шәлеләр спорт ярышларына бик теләп йөриләр иде.
Ярышлар ахырына якынлашты, җиңүчеләргә призлар тапшыру вакыты килеп җитте. "Ак Барс-Питрәч"тән Марсель Сөнгатуллин 65 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә җиңүче булды. Ул финалда Күннән Ришат Мәннаповны җиңде, өченче призер Мамадыштан Илһам Гайнетдинов. Калган үлчәү категорияләрендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 75 килограммга кадәр - 1. Мамадыштан Булат Юнысов. 2. Күннән Рәмис Шәрипов. 3. Мамадыштан Айрат Хәйриев.
85 килограммга кадәр - 1. "Ак Барс-Питрәч"тән Ранис Галиуллин. 2. Шәледән Рамил Хасянов. 3. "Ак Барс"Питрәч"тән Петр Храмов.
Абсолют категория: 1. "Ак Барс-Питрәч"тән Фәрхәт Фәйзуллин. 2. Мамадыштан Таһир Хуҗагалиев. 3. Шәледән Җәүдәт Галиәхмәтов.
Команда зачетында "Ак Барс-Питрәч" көрәшчеләре җиңү яулады. Аларның тренерлары - Илшат Шәфигуллин. 2 нче урында - шәлеләр. 3 нче урында - Күн командасы.
Барлык призерларга турнирны оештыручылар һәм спонсорлардан призлар тапшырылды, җиңүче команда традицион приз - тәкәгә ия булды.

Җиңеп кайткан
Турнирның җиңүчесе Марсель Сөнгатуллин көрәштән канәгать калган:
- Соңгы елларда көрәшми башлаган идем, спорт белән шөгыльләнмәдем. Ничек килеп чыккандыр, тәмәкене ташладым, кабат спортзалга килдем. Спорт белән шөгыльләнә башладым. Бүген җиңүгә ирешүемә бик шатмын. Оештыручыларга рәхмәт, турнир яхшы үтте. Авыл мәдәният йортындагы спорт залы искиткеч матур. Монда яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да бар. Һәрбер турнирга әтисе белән улы Инсаф та килә.
- Ул минем төп җанатарым, - ди Марсель. - Ул безнең урын өчен көрәшүебезне бик яхшы белә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса