Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • “Акбарслылар” беренчеләрдән булып чәчүне тәмамлаячак

    Районда чәчү кампаниясе финиш турысына чыкты. Игенчеләр һәр көннең, һәр минутның кадерен белеп тырышлык куя.

    "Ак Барс-Питрәч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә чәчү кампаниясе тәмамланып килә.

    - Безнең кырларда биш чәчү комплексы һәм өч чәчү агрегаты эшли, - ди хуҗалык агрономы Айрат Миннуллин. - Чәчүлек орлык, ягулык-майлау материаллары, шулай ук кадрлар мәсьәләсе алдан хәл ителде.

    Орлык һәм минераль ашламалар ташуга көпчәкле тракторлар да, шулай ук зур йөк автомобильләре - КамАЗлар да җәлеп ителде. Әгәр кырда техника ватыла калса, аларга ярдәмгә техник хезмәт күрсәтү машинасы җибәрелә. Ул төзексезлекләрне бетерүче барлык җайланмалар белән җиһазландырылган. Техникага үз эшенең остасы - эретеп-ябыштыручы Наил Гарифуллин һәм мастер-көйләүче Павел Богов хезмәт күрсәтә.

    Шул арада без кукуруз чәчү белән шөгыльләнүче бригада янына килеп җиттек.

    - Бу кырда ике яшь механизатор - Евгений Богов һәм Илшат Әхмәтов эшли. Александр Кулаев чәчүлек орлык һәм ашлама ташый. Әлеге кырның гомуми мәйданы 122 гектар. Монда 17 майда эш башладык һәм өч көннән соң эшне тәмамларга планлаштыралар, - диде сүзен дәвам итеп агроном.

    - Чәчү агрегатларын орлык белән тутырган арада, без механизатор Илшат Әхмәтов белән якыннанрак таныштык. Ул агрофирмада 2010 елдан эшли, хәрби хезмәттән соң ул монда эшкә урнашкан.

    - Мин механизаторлар династиясеннән, - ди Илшат. - Әтием Әсхәт Ибраһим улы, абыем Илфат монда эшләде, әнием Гөлфия Кадыйр кызы сыер савучы иде. Мин балачактан техниканы яраттым, яшьтәшләрем белән җәйге каникулларда машина-трактор паркында булдым, олыларга ярдәм иттем. Үсә төшкәч, абыемда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Ул мине техника йөртергә өйрәтте, игенчелек серләренә төшендерде. Аннан соң машина йөртү таныклыгы алдым, трактор руле артына утырдым. Быел миңа һәм Евгенийга яңа тракторлар һәм чәчү агрегатлары бирделәр. Нормадагы 17 гектар урынына якынча 40 гектарда чәчү чәчәбез.

    Ярдәмчем Айдар Равилов яшь булуына да карамастан, барлык эш нечкәлекләренә тиз төшенә, бик тырышып эшли.

    Айдарның эш стажы зур түгел - бары биш ел, чәчүдә өченче тапкыр катнаша. Шуңа да карамастан, ул лаклы бүләкләр яуларга да өлгергән. Аның Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләре бар.

    - Көне буе эшләргә туры килә, әлбәттә, арыта, әмма чәчүне вакытында тәмамлау өчен тырышып эшләргә кирәк.

    Бу яхшы аңлашыла да, аның вакыты юк - яз ашыктыра бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: