Актив булсак – вакытында үтәлер
29 мартта референдумда питрәчлеләр уртак фикергә килде - үзара салым кертү хупланды, халык авыл җирлекләрендә тормыш шартларын яхшырту, үсеш, яхшы якка үзгәрешләр өчен тавыш бирде.
Күпчелек авыл җирлекләре бюджетларын тулыландыруның бердәнбер чыганагы - җир салымы һәм физик затлар милкенә салым. Әлеге салымнардан кергән акча җирле бюджет кеременең берничә процентын гына тәшкил итә, шуңа күрә җирле салымнар системасы муниципалитетларның финанс мөстәкыйльлеген тәэмин итә алмый. Шул уңайдан җирле бюджетларның үз керемнәре исемлеген киңәйтү максатыннан гражданнарның үзара салымы кертелә. Муниципаль берәмлек территорияләрендә әлеге түләүләр җирле бюджетларның керем базаларын арттыру мөмкинлеге бирәчәк.
Һәр авыл җирлегендә яшәүчеләр гражданнар җыеннарында җыелган акчаларның нинди максатларда кулланылачагын үзләре хәл итә алды. Кайдадыр урамнар төзекләндереләчәк, кайдадыр юллар, күперләр ремонтланачак һәм төзеләчәк, шулай ук урамнарны яктырту проблемасы хәл ителәчәк. Әмма планлаштырылганнарны тормышка ашыру өчен һәрберебез әлеге эшнең мөһимлеген аңларга һәм моңа җаваплы карарга тиешбез. 131 нче Федераль закон нигезендә әлеге түләүләрне кертү һәм файдалану турындагы карар муниципаль берәмлек территориясендә барлык гражданнар һәм вазифаи, юридик затлар тарафыннан үтәлергә тиеш.
Әлеге мәсьәләне хәл итүдә татарказылылар зур активлык күрсәтте. Алар үзара салым түләүләрен йөз процентка үтәгән. Кайбер башка җирлекләр дә алардан калышмый. Әмма бу эшкә сүлпән караучылар да бар, шуның белән алар җыеннарда билгеләнгән планны үтәү вакытын озакка суза. Билгеләнгән планнарны тормышка ашыру һәммәбездән дә активлык сорый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 11:26Питрәч районында коронавирус белән балалар һәм өлкән кешеләр ешрак авырый Әмма, гомумән алганда, авыручылар саны әкренләп кими бара.16000
-
26 май 2022 - 10:03Исерек килеш транспорт белән идарә иткән питрәчлене хөкем иттеләр Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия чираттагы тәртип бозучы турында хәбәр итте.17800
-
26 май 2022 - 07:54Экологлар Царевода җирле халык шикаятьләреннән соң зур чүплек тапканнар Бу турыда ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр18900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.9600
-
25 май 2022 - 13:31Питрәчлеләрне биатлон федерациясеннән рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләделәр Бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгендә узды.34100
-
24 май 2022 - 11:46Питрәч районы яңалыклары
-
17 май 2022 - 14:37Питрәч районы яңалыклары
-
20 май 2022 - 10:15
-
10 май 2022 - 05:10
-
25 май 2022 - 12:19Питрәч укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңладыБыел районда 9 нчы сыйныфны - 400, 11 нче сыйныфны 101 бала тәмамлады.36200
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.210600
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**312500
-
14 апрель 2022 - 07:32«Яз сулышын тоеп» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 8 гүзәл зат катнаша.202900
-
8 май 2022 - 10:38Бөек Җиңүнең 77 еллыгын Питрәч районыннан 8 ветеран каршылый Бүген безнең белән бергә тыныч күк йөзенә караучыларның сугышчан батырлыклары һәм данлыклы тормышы турында искә төшерик.146300
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле146200
-
18 апрель 2022 - 07:25Питрәч районына Казан табиблары килде Районда «Мобиль поликлиника» эшли. Ул тагылмалы автомобильдә урнашкан, анда пациентларны 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары кабул итә.145600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика