Алар бернигә карамый көтте

Ел саен 22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Фашист армиясе Советлар Союзына юлбасарларча басып кергән көнгә 71 ел вакыт узды. Бөек Ватан сугышы башланды. 1941 елның 22 июне кешеләрнең язмышын икегә бүлде: аның берсе - сугышка кадәрге тыныч тормыш, икенчесе - кайгы-хәсрәт, күз яше, югалтулар белән тулы...
Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә,
Түбәнлектә, тарлык, кимлектә?
Яшәү хозурлыгы хөрлектә,
Гомер озынлыгы ирлектә.
Ил онытмас, бирсәң каныңны
Ватан өчен изге көрәшкә.
Хаин каны тама чиләккә,
Батыр каны тама йөрәккә.
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
(Муса Җәлилнең "Батырлык турында" шигыреннән).
Бу көнне Россия Федерациясенең бөтен территориясендә Дәүләт флаглары төшерә төшәләр, сугыш елларында һәлак булганнарны искә алып, бер минут тын калалар. Барлык мәдәният учреждениеләренә, телевидение һәм радиостанцияләр каналларына бу көнне программага күңел ачу чаралары һәм тапшырулары куймаска тәкъдим ителә. Бу көнне барлык шәһәр һәм авылларда мәңгелек ут янына чәчәкләр һәм веноклар салу тантаналары, искә алу митинглары уза.
Бу көн безгә яу кырында башын салганнарны, фашист коллыгында газапланучыларны, тылда ачлыктан һәм мәрхүмлекләрдән интекккәннәрне искә төшерә.
Елдан-ел ветераннар сафы сирәгәя. Алар бакыйлыкка китә. Бүген аларга без, яшь буыннан, күп кирәкми. Бары тиңдәшсез батырлыклары турында онытмау кирәк. Алар без яшәсен өчен үзләрен корбан иткәннәр. Без кырыс Бөек Ватан сугышы елларында илебезне яклап сугышканнарны хөрмәтләп искә алабыз. Хәтер китабының 19 нчы томындагы 554 нче биттә минем туганым - Керәшен Сәрдәсендә туып-үскән Семен Егорович Семенов исеме дә бар. Ул фронтта элемтәче булган, өзелгән чыбыкларны ялгый. Сугыш бетәргә бер ай кала Калининград өлкәсендәге Краснознаменск шәһәрендә дошман снайперы пулясы аның гомерен кисә. Җиргә егылганда бары бер сүз әйтә: "Әни". Бүген әлеге шәһәрдә обелиск куелган, аның исеме дә анда уелып язылган.
Җиңү көнен аның гаиләсе, башка күп гамәлләр кебек, күз яше белән каршылаган: бер үк вакытта сөенгән дә, көенгән дә. Сугыш бетү турындагы хәбәрне ишеткәч, аның әнисе: "Сугыш беткән, ә улым кайтмас инде", - дигән һәм аңын югалтып егылган. 3 көн яшәү билгеләре күрсәтми ята.
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы беткәнгә дә инде шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 июнь 2022 - 13:44«Царево» торак комплексы территориясендә яңа табиб амбулаториясе эшли башлады Медучреждениедә халыкка 2 терапевт, 2 педиатр, шәфкать туташлары һәм акушер хезмәт күрсәтәчәк.13300
-
29 июнь 2022 - 12:05Бөтенроссия Яшьләр көне уңаеннан Питрәчнең эшләүче яшьләрен бүләкләделәр Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хатлары тапшырылды:13000
-
29 июнь 2022 - 11:22Питрәч үзәгендә Советская урамы, 27 адресы буенча урнашкан йорт ремонтланачак Бу йортта яшәүчеләр яңгырлардан һәм кар эрегәннән соң түбәдән су агуына зарланган иде. Билгеләп үтик, ул мансардлы.15000
-
29 июнь 2022 - 09:52Питрәч районы кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча лидерлар арасында Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.16400
-
29 июнь 2022 - 09:12«Без бергә бәхетле» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 6 гаилә пары катнаша.17200
-
28 июнь 2022 - 09:25В районном Доме культуры Пестрецов прошел выпускной бал
-
28 июнь 2022 - 09:25В ДОЛ «Чайка» прошла учебная тренировка по эвакуации
-
29 июнь 2022 - 13:44«Царево» торак комплексы территориясендә яңа табиб амбулаториясе эшли башлады Медучреждениедә халыкка 2 терапевт, 2 педиатр, шәфкать туташлары һәм акушер хезмәт күрсәтәчәк.13300
-
29 июнь 2022 - 12:05Бөтенроссия Яшьләр көне уңаеннан Питрәчнең эшләүче яшьләрен бүләкләделәр Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хатлары тапшырылды:13000
-
29 июнь 2022 - 11:22Питрәч үзәгендә Советская урамы, 27 адресы буенча урнашкан йорт ремонтланачак Бу йортта яшәүчеләр яңгырлардан һәм кар эрегәннән соң түбәдән су агуына зарланган иде. Билгеләп үтик, ул мансардлы.15000
-
29 июнь 2022 - 09:52Питрәч районы кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча лидерлар арасында Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.16400
-
29 июнь 2022 - 09:12«Без бергә бәхетле» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 6 гаилә пары катнаша.17200
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгызТуган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**152000
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.215200
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**325100
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!228300
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган171400
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.166900
-
17 июнь 2022 - 11:34Питрәчлеләргә «Әлбәден» хәрби уеннары» программасын тәкъдим итәбез Фестиваль 18-19 июньдә узачак.161100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика