Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Алдакчылардан сакланыгыз

Республикада "Сак бул, мошенник!" акциясе башланды. Ул 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы халыкны телефоннан акча оту, якыннарының бәлагә таруы, килеп туган проблеманы хәл итү өчен зур сумма кирәк булачагы турындагы смс-хәбәрләргә, шулай ук кредит картасы мәгълүматларын сорап чылтыратучы, йә булмаса, башка сәбәп белән акча сораучы билгесез затларга ышанмаска чакыра.
Рәсми мәгълүматларга караганда, агымдагы елның тугыз аенда республикада теркәлгән 2,6 мең мошенниклык очрагының 432се кәрәзле телефон ярдәмендә башкарылган.
Бу бигрәк тә республиканың зур шәһәрләре Казанда - 285, Яр Чаллыда - 46, Әлмәттә - 39 очрак теркәлгәне билгеле. Әле күптән түгел генә мошенниклар кайбер питрәчлеләрнең дә кесәләрен юкарткан.
Мошенникларның кәрәзле элемтә чараларыннан файдалану схемасы үзгәрмәгән. Гадәттә, чылтыратып, ярдәм итәргә вәгъдә итәләр. Билгеле, бушка түгел. Хәтта призлар отарга, юнь бәядән машина ягулыгы тәкъдим итәләр, туганнарны җинаять җаваплылыгыннан коткарырга һәм башка хезмәтләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса