Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Армия – бик шәп батырлык мәктәбе ул

1 апрельдән Россиядә 2012 елгы язгы чакырылыш башланды. Россия Президенты Дмитрий Медведев тиешле Указга кул куйды, шулай ук хөкүмәткә һәм башкарма хакимиятнең төбәк органнарына, призыв комиссияләренә чакырылыш белән бәйле барлык чараларны үтәү бурычын куйды. Хәбәрчебез район хәрби комиссары Владимир Гузичтан Питрәч районында призыв кампаниясе турында сөйләвен сорады.

- Владимир Михайлович, массакүләм мәгълүмат чараларында Оборона министрлыгы язын 155 мең егетне хәрби хезмәткә алырга планлаштыруы турында хәбәр ителде. Безнең районнан солдат хезмәтенә күпме егет китәчәк?
- 37 кеше. Шунысы игътибарга алырлык, алар югары уку йортларын, махсус урта белем бирү учреждениеләрен, җирле лицейны тәмамлаучылар, шулай ук С категорияле шофер белгечлеге алган егетләр. Кыскасы, армиягә әзерлекле кадрлар китәчәк. Бу бик сөендерә.
- Быелгы призыв үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?
- Быелгы язгы призыв төп үзенчәлекләренең берсе - яшь солдатларны финанс тәэмин итү тәртибен үзгәртү. Яшь егетләргә язын призыв пунктларында ВТБ банк карталары тапшырачаклар. Аларга ай саен акча килеп торачак. Яңа гына хезмәткә алынган яки хезмәт итү урынына киткәндә, хәрби комиссариаттан әлеге картаны ала ала.
Быелгы чакырылышның тагын бер үзенчәлеге, балалы һәм ата-аналары пенсионер яшь кешеләр мөмкин булганча, яшәү урынына якын җирдә хезмәт итәчәк. Хәрби хезмәт вакытында егетләр хезмәт кенә итәчәк. Алар физик һәм хәрби әзерлек үтәчәк. Хәзер армиядә хуҗалык эшләренә төрле консалтинг кампанияләреннән гади гражданнар җәлеп ителә. Булачак солдатлар өчен тагын бер сөенечле хәбәр - төшке аштан соң бер сәгать йокы каралган.
- Безнең егетләр кайсы төбәкләрдә хезмәт итәчәк?
- Нигездә, Үзәк округта. Ә менә "Форпост" егетләрен без эчке гаскәрләргә җибәрәбез. Алар әлеге клубта армиядә хезмәткә яхшы әзерлек үтә. Һәр призывникка конкрет карыйбыз.
- Безнең призывниклар сәламәтлеген ничек бәялисез?
- Медицина комиссиясе әгъзалары булачак солдатлар сәламәтлегенә бик җитди карый. Призывниклар тест үтә - алар белән профессиональ психолог эшли. Ул нерв-психологик тотрыклылыгын билгели. Бар да исәпкә алына, характеристика өйрәнелә.
- Безнең якташлар ничек хезмәт итә?
- Безнең күп кенә призывниклар башкалар өчен үрнәк. Алар хезмәт итү өчен физик һәм рухи яктан яхшы әзерлекле. Күпчелек чакырылганнар - сәламәт, хәрби хезмәтнең бөтен авырлыкларына түзәрлек егетләр. Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин, халык депутатларының район Советы, хәрби комиссариат, ата-аналар адресына шундый балалар тәрбияләүләре өчен рәхмәт хатлары гел килеп тора. Күптән түгел генә район газетасында төрле частьләрдә лаеклы хезмәт итүче якташларыбыз турында материал да басылган иде.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, армия - чын батырлык мәктәбе. Ул үзара аралашу күнекмәләре бирә, эштә, коллективта аңлашып яшәргә өйрәтә. Армиядә хезмәт иткән һәр яшь кеше бүгенге гел үзгәреп торучы тормышка да җиңел яраклаша. Һәр ир-ат армия аша үтәргә һәм гражданлык бурычын үтәргә тиеш. Призывниклар һәм ата-аналарга шуны әйтәсем килә, армиядә хезмәт итү мактаулы һәм почетлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса