Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Һава-десант гаскәрләре көнендә Питрәчтә сугышчы-десантчыларга һәйкәл ачу тантанасы узды

Быел һава-десант гаскәрләренә 90 яшь тула. Һәйкәл бу вакыйга хөрмәтенә барлыкка килде, ул Җиңү паркында урнаштырылган.

Һәйкәл ачылышына авыл халкы, Казаннан һәм күрше районнардан кунаклар җыелды.
Десант сугышчыларының батырлыклары турында без ишетеп кенә белмибез. Питрәчнең күп кенә егетләре элиталы гаскәрләрдә хезмәт иттеләр һәм хезмәт итүләрен дәвам итәләр.
- Бу һәйкәл үсеп килүче буын һәм барлык якташларыбыз өчен дә батырлык, тугрылык һәм намус символы булсын, - диде үз чыгышында Татарстан десантчылар берлеге рәисе, якташыбыз Юрий Суворов.
Ул шулай ук һәйкәл төзүдә ярдәм иткән барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерде. Рәхмәт йөзеннән десантчыларга, аларның хатыннарына, шулай ук иганәчеләргә юбилей медальләре тапшырды.
Юрий Андреевич питрәчле Николай Постаромовны шәхсән билгеләп үтте. Һәйкәл кую идеясе барлыкка килгән беренче көннән үк, ул уйланылганнар тулысынча тормышка ашсын өчен барысын да эшләгән. Хәзер аның улы Сергей десант гаскәрләрендә хезмәт итә.
Ярдәм итүчеләр арасында питрәчлеләр Ирек Канипов, Виктор Иютин, Фәнис Мәннапов бар. Алар үз вакытында десант гаскәрләрендә хезмәт иткән. Алар җирне тигезләгәннәр, ком сипкәннәр, электр үткәргәннәр.
Һәм менә, ниһаять, һәйкәл куелган. Ул ике яктан өскә таба күтәрелгән самолетлар белән парашют рәвешендә ясалган. Үзәгендә Кызыл Йолдыз яна.
Катнашучылар десантчылар сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Чара ахырында десантчыларны һәм диңгез пехотачыларын берләштергән «Два берета» ансамбле моңлы җырлар башкарды.
Ә инде кичен район үзәге күге матур салют белән балкыды.

Фоторепортаж

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса