Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Авылны төзекләндерү халыкның үзенә бәйле

Күн һәм Әлбәден авылларында үзара салым программасы буенча юлларга вак таш җәелде, ә Кызыл Яшьләрдә яңа суүткәргеч трасса үткәрү эшләре бара

Үзара салым программасы һәм халыкның анда катнашуы  нәтиҗәсендә Күн авыл җирлегендә  эшләр гөрли.


Күн авылының Кави Шакиров урамындагы юлга вак таш җәйделәр. Озак вакытлар мондагы юлларда каты катлам булмаган. Машина белән  үтеп йөрү мөмкин булмаган – еш кына машиналар  батып калган. Гражданнар мөрәҗәгате буенча менә өченче ел инде бу урамны төзекләндерү белән шөгыльләнәләр.
- Беренче елда җыелган акчага без бу урамда 1 километр 180 метр юлга таш җәйдек. Узган ел 480 метр, хәзер калган 600 метрны төзекләндерү эшләре алып  барабыз, - дип билгеләп үтте Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов.
Һәр кешедән 500әр сум акча җыйганнар. Күн авылында барлыгы 350 мең сумга якын акча җыелган. Ә республикадан субсидияләр белән әлеге сумма 1 млн 370 мең сум тәшкил иткән. Бу акчалар Кави Шакиров урамында төзекләндеръ эшләрен төзекләндерергә  җиткән.
- Безнең урамдагы юл начар, үтеп йөрерлек түгел иде. Һәр кешенең машинасы бар, әмма юлдан йөрү мөмкин түгел иде. Күршеләрем дә юлга таш җәюләренә бик сөендек. Бу безнең тормышны күпкә җиңеләйтер дип өметләнәбез, - дип шатлыгы белән уртаклашты бу урамда яшәүче Наҗия Баһауова.
Шулай ук җирлектә калган  үзара салым акчасына Сабантуй үткәрү урынына трибуна һәм кунак ашханәсе төзелә.
Күн авыл җирлегенең өч авылына гомуми сумма 1 млн 700 мең сум тәшкил иткән, бу акчаларга якын-тирә авылларда да эшләр башкарылган.
- Әлбәден авылында 140 мең 500 сумга 160 метр юлга вак таш җәйдек. Эшне бик сыйфатлы итеп башкардык. Ә Кызыл Яшьләр авылында су челтәрләре өчен 315 метр трасса үткәрелде. Биредә су бик каты. Киләсе елга насос сатып алырга һәм аны җирле чишмәгә урнаштырырга планлаштырабыз, - дип сөйләде Рифкать Галимҗанович.

Кави Шакиров урамы - авылның иң озын урамнарының берсе. Аның озынлыгы 2 километр 300 метр тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X