Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Балаларны сөендерүе үзе бәхет

"Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына да Кыш бабай килде. Башка җирләрдән аермалы буларак, ул бирегә бүләкләрне тагын да мулрак итеп алып килгән. Чөнки, ни әйтсәң дә, биредә авыр тормыш хәлендә калган балалар яши.

Биредә яшәүче 23 баланың барысы да быел Кыш бабайга бүләк сорап хат язган. Ә Кыш бабай аларның барысының да теләкләрен үтәгән. Ничек итепме? Приютта яшәүчеләргә һәрвакыт ярдәм итеп торучы үз абый-апалары бар. Болар: Питрәчтә яшүче Насыйбуллиннар, Мусиннар, Маевкадан Гайнетдиновлар, Казаннан Шишикиннар гаиләләре. Алар балаларга Кыш бабайдан сораган бүләкләрен алып килгәннәр. Шулай итеп быелгы Яңа ел бәйрәмендә алар балалар өчен, чын мәгънәсендә, Кыш бабай һәм Кар кызы булды. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә биредә еш кунак. Алар ел дәвамында балаларга матди яктан ярдәм күрсәтеп тора. Бүген дә алар балаларга Яңа ел бүләге итеп спорт җиһазлары алып килгән иде.
Ленино-Кокушкинодан Адел Идиятуллинга 10 яшь. Ул биредә 5 ай яши икән. Адел Кыш бабайдан тимераяклар сораган. Ул Кыш бабай аның теләген үтәячәгенә чын күңелдән ышана.
Бәйрәмгә кунаклар күп килгән иде. Аларның барысы исеменнән район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина чыгыш ясады. Ул балаларга Яңа елның аларга бары шатлык кына китерүен һәм барысының да иртәме-соңмы үз әти-әнисе янына кайтып яшәүләрен теләде.
Ниһаять, көтелгән мизгелләр җитте. Балалар өчен Яңа ел тамашасы башланып китте. Кыш бабай катнашында әкияттә балалар барысы да катнашты.
Шуңа игътибар иттем: башка чыршы бәйрәмнәреннән аермалы буларак, биредә балаларның чыгышы эчкерсез һәм йөрәккә ятышлы иде. Алар һәрберсе: "Мин менә ничек тә булдыра алам" дип, чын күңелдән рольгә кереп уйнады. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк гадәти мәктәптәгегә караганда, биредә оештыручылар, тәрбиячеләр дә тырышып әзерләнгән, алар үзләре дә балалар белән Яңа ел тамашасында катнашты.
Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин биредә көтеп алган кадерле кунак. Бу көнне дә ул балалар белән үз итеп аралашты. Укулары белән кызыксынды. Һәрберсенә яңа елның бәхет, саулык-сәламәтлек алып килүен теләде. Әлбәттә, бирегә ул буш кул белән килмәгән иде. Шәйхулла Галимуллович, үзегезгә кирәкле әйберләр алырсыз дип, акчалата бүләк тапшырды.
Бәйрәм ахырында сабыйларның күзләрендә сагыш катыш шатлык нурлары күреп, күңелем тулды. Үз гаиләләрендә кадер күрмәгән балаларга булышучыларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп таралыштык бу көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X