Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Барлык мәсьәләләр дә тикшерелә

Дүшәмбе саен иртәнге планеркада район җитәкчелеге район тормышына кагылышлы барлык мәсьләләрне тикшерә.

Иң элек иминлек мәсьләсе күтәрелә. Гадәттә, район эчке эшләр бүлеге башлыгы Надир Закиров мәгълүмат бирә. Ул үтеп киткән атнаның тыныч узуын әйтә. Әмма янгын часте хезмәткәрләренә тынгы булмый: 2 тапкыр янгын сүндерергә баралар. Әлбәдендә мунча һәм каралты-куралар янып бетә. Сәбәп - кызган мич. Кощакта да янгын килеп чыга.
Районда көзге чакырылыш дәвам итә. Район хәрби комиссары Владимир Гузич 6 призывникның хезмәт итәргә озатылуы турында хәбәр итә. Бу чакырылышта план буенча 26 егет алынырга тиеш. Планның үтәләчегендә шик юк.
Спорт тормышы да актив бара. Хоккей турнирлары үткәрелә башлады. Якшәмбе Питрәчкә Кукмара командасы килгән иде. Безнекеләр яхшырак уйнады һәм, нәтиҗәдә, матчта җиңү яулады.
Район җитәкчелеге авыл җирлекләрендәге хоккей тартмачыкларының әзерлек мәсьләсен дә күз уңыннан төшерми.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илдар Бикмөхәммәтов сүзләренә караганда, бөтен тартмачыклар су тотыр өчен әзер.
Татар Тау Илендә генә күп эш башкарасы барлыгын әйтте. Укучыларыбыз игътибарына шуны да җиткерәсе килә, бу торак пунктта моңарчы хоккей тартмачыгы булмаган. Быел биредә яшәүче балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп шугалакта шуа алачак.
Бу көнне мәктәп ярдәмче хуҗалыклары эшчәнлеген дә тикшерделәр. Район мәгариф бүлеге башлыгы Зөфәр Рәхмәтуллин әлеге төр эшчәнлектән керем узган елгыдан ким булмаячагын билгеләп үтте. Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин игътибарны керемнәрне күбрәк алуга һәм мәктәпләргә симертү терлеген үзләренә алыр өчен мая тупларга кирәклегенә юнәлтте.
Планеркаларда Питрәчтә автомобильләрен куеп тору урыннары турындагы мәсьәлә берничә мәртәбә күтәрелеп килә. Әмма әлегә кадәр Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты хәлиткеч чаралар күрмәгән. Фуралар, зур куәтле КамАЗлар әле дә төнлә юл кырыйларында тора һәм җәяүлеләр, үтеп йөрүче машиналар өчен уңайсызлыклар тудыра.
Бу юл иминлеге өчен дә куркыныч: ут кайтаргычлар пычрак һәм төнлә әлеге машиналар бөтенләй күренми диярлек.
Кыш җайлап кына үз көченә керә бара. Моңа бәйле рәвештә, киңәшмәдә белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләрен җылылык белән тәэмин итү мәсьләсе дә күтәрелде. Әлеге структура җитәкчеләре раславынча, бүгенге көндә җылылык системасы яхшы эшли, температура режимы саклана.
Район башлыгы юл техникасын кышкы шартларда эшләүгә әзерлек мәсьәләсен дә күтәрде. "Пресс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә техника әзерлек сызыгында тора. Ә менә "Жилсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә булган техникаларын рәтләп, әзерләп куярга өлгермәгәннәр. Финанслары җитмәүне сылтау итеп китерәләр. Кыш ишек кага. Ул бик кырыс таләпләр куячак бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса