Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Бездә һәркем туган илен сакларга әзер

Февральдә, язны һәм хатын-кызлар бәйрәмен көткән чорда, безнең илдә ир-атларны - туган җиребезнең ышанычлы сакчыларын хөрмәтлиләр. Әлбәттә, аларның һәркайсы да хәрби эшне һөнәре итеп сайламый, шулай да бик күбесе армиядә хезмәт итеп, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә тели. Питрәчлеләр дә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларын тулыландыра һәм алар гомер буе...

Район хәрби комиссариатына Питрәч егетләре хезмәт иткән частьлардан уңай бәяләмәләр һәм рәхмәт хатлары еш килә. Бу солдатларның ата-аналары, хәрби комиссариат җитәкчелеге өчен дә зур горурлык.

- Хәзерге вакытта районның җитмештән артык егете хәрби хезмәт үтә. Алар Самара һәм башка шәһәрләрдә - Екатеринбург, Новосибирск, Хабаровск, Санкт-Петербургта. Барлык армиягә чакырылучылар туган илләрен саклау өчен хәрби хезмәткә китәргә әзер, - ди район хәрби комиссариаты хәрби комиссары урынбасары, запастагы майор Фәрит Вәлиев. - Бу аларның һәрберсе өчен мөстәкыйль тормышка өйрәнү өчен яхшы мәктәп булып тора. Моннан тыш, анда егетләр хәрби-учет белгечлеге, шулай ук бик күп файдалы күнекмәләр ала. Армиядә хезмәт итеп кайтучыларның берсенең дә үкенгәне юк, ә киресенчә, алар армия тормышы, бергә хезмәт иткән иптәшләрен сагынып, горурланып искә алалар.

- Безнең улыбыз армиягә институтны тәмамларга бер ел кала китте, ул булачак инженер, - диде Самарада хезмәт итүче Питрәч солдатының әнисе Альбина Долгова. - Ул армиягә барам дигән карарга килде, бу һәр ир-егетнең изге бурычы бит. Әлбәттә, мин ана буларак борчылдым, әмма юкка кайгырганмын. Аңа армиядә бик ошый, һәрвакыт элемтәдә торабыз, ул хәрби хезмәт турында уңай фикердә. Анда якташлар да күп, командование дә яхшы. Ул киләчәктә тормышын Кораллы Көчләр белән бәйләргә тели.

- Улыбыз Салаватның армиядә хезмәт итәргә китүенә бик шатмын, - дип билгеләп үтте тагын бер питрәчленең әтисе Рашат Галиуллин. - Мин үзем дә Ватан алдындагы изге бурычымны үтәдем, бабам, карт бабам да туган ил өчен сугышкан. Бу бит һәркем өчен мактаулы эш, җаваплы һәм мөһим адым.

- Һәр ир-ат үзен чын каһарман итеп тойсын һәм хатынының, балаларының, картларның ышанычлы сакчысы булсын өчен армия, хезмәт аша үтәргә тиеш, - ди РФ Кораллы Көчләр ветераны Анатолий Гнездилов.

Ул хәрбиләр юлына бик яшьтән баса, башта Суворов училищесына укырга керә, аны тәмамлагач, десант гаскәрләрендә хезмәт итә, алга таба да әлеге эшкә тугры калган.

- Анда зур чыныгу аласың, зур әзерлек үтәсең, барлык авырлыкларга каршы торырга өйрәнәсең.

Мөгаен, һәркем дә армиядә хезмәт итү карарына җиңел генә килмидер. Ә менә андый адымга баручылар турында Туган ил сакчысы диләр. Бу исемне йөртү гомер буе горурлык санала. Хәзерге вакытта хәрби хезмәт үтүчеләр, ветераннар һәм илебезнең һәрбер чын ир-атын бәйрәм белән котлап, аларга иң изге теләкләр җиткерәсе килә. Сезгә иминлек, нык сәламәтлек, күңел көрлеге теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса