Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Безнең казанышлар

«Бәләкәч» балалар бакчасы «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында 1 миллион сум күләмендә грант отты.

Балалар бакчасы җитәкчелеге консультация үзәге проектын әзерләгән. Бу проект буенча балалар бакчасында сәламәтләндерү өчен тозлы мәгарә урнаштыру планлаштырыла. Моннан тыш, үзәктә телевизор булачак - балалар мультфильмнар караячак, шулай ук мозаика паркы һәм интерактив такта урнаштырылачак. Тәрбияләнүчеләр сәламәтләндерү процессын сизмичә дә калачак, чөнки мавыктыргыч уеннар белән мәшгуль булачаклар.
- Без конкурста 3 ел рәттән катнаштык, әмма җиңмәдек. Ә быел грант оттык, - дип сөйли балалар бакчасы җитәкчесе Елена Миронова. - Бу бик зур ярдәм, без моңа бик шат.
Балалар бакчасы җәй дшвамында эшләп өлгерер өчен, бүлеп бирелгән субсидияләрнең килүен түземсезлек белән көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса