Бүген Питрәч чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнары башлана
Чыгарылыш сынауларына беренче булып Питрәч мәктәпләренең тугызынчы сыйныф укучылары керешә. 11 нче чыгарылыш сыйныф укучыларының беренче БДИлары иртәгә генә башланачак.
26 майда 9 нчы чыгарылыш сыйныф укучылары фәннәрне сайлау буенча тапшыра. Район мәгариф бүлеге белгечләренең сүзләре буенча, Питрәч районында җәмгыять белемен 171, химияне - 32, информатиканы - 30 тугызынчы сыйныф укучысы сайлаган.
Төп дәүләт имтиханнарының алдагы даталары - 28 май. Бу көнне 9 нчы чыгарылыш сыйныфның 15 укучысы инглиз теленнән имтихан бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа