Бик тиздән заманча шартларда дәвалый башлаячаклар
Районда социаль-мөһим объектларны ремонтлау дәвам итә, балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл мәдәният йортлары, медицина учреждениеләре ремонтланды инде.
Соңгы елларда дәүләт программасы буенча Питрәч район үзәк хастаханәсенең терапея корпусына, бүлекләренә ремонт ясалды, менә инфекция бүлегенә дә чират җитте.
- Безнең хастаханә 2005 елда куллануга тапшырылды, - диде табиб-инфекционист, бүлек мөдире Фәридә Солтанова. - Унике ел эчендә безнең бүлектә хәтта косметик ремонт та ясалганы булмады. Хәзер дәүләт программасы ярдәмендә бездә ремонт эшләре башланды. Аеруча да вентиляция системасын, җылылык белән тәэмин итү системасын яңартуга ихтыяҗ зур, авыруларны дәвалау өчен шартлар бик яхшы булырга тиеш. Чөнки бездә олылар гына түгел, кечкенә балалар да дәвалана. Без шулай ук медицина җайланмаларын да яңартырлар, дип өметләнәбез.
Без төзүчеләр эшеннән бик канәгать, бик тиз, ә иң мөһиме, сыйфатлы итеп эшлиләр. Ремонт эшләре вакытында авыруларны тудыру бүлегенең икенче катына күчереп тордылар, анда дүрт койка урынга ике палата бүлеп бирделәр. Анда безнең бик каты авыртучылар ята.
Хәзер пациентларны поликлиникада кабул итәм, алар анда барлык кирәкле медицина ярдәмен алалар. Якшәмбедән кала һәр көнне эшлибез. Әлге уңайсызлыкларның вакытлыча гына булуын һәркем яхшы аңлый, бик тиздән безнең авырулар тагын да уңайлырак һәм заманчарак шартларда дәвалана алачаклар.
- Без ремонт эшләренә узган атнада керештек, - диде ремонт эшләре турында "Төзүче+" ҖЧҖ прорабы Александр Тубанов. - Инфекция бүлегеннән тыш бер үк вакытта азык блогында да капиталь ремонт эшләре башладык, анда түбәне үзгәртеп ябачакбыз, шулай ук бина эчендә капиталь ремонтка керешәчәкбез.
Инфекция бүлегендә икенче катта идәннәрне эшләп чыктык. Шушы көннәрдә беренче катта идәннәрне ремонтлауны тәмамлаячакбыз. Идәннәргә плитә җәячәкбез. Бер үк вакытта электр үткәргечләрен, җылылык, су белән тәэмин итү, канализация системаларын алыштырабыз. Тиздән тәрәзә һәм ишекләрне алыштыра башлаячакбыз, тыштан баскыч мәйданчыгын ремонтлауга керешәчәкбез.
Монда һәр палатага, һәр кабинетка капиталь ремонт ясалачак. Бездә эшчеләр һәм белгечләр җитәрлек, төзелеш материаллары белән дә проблемалар юк.
Билгеләнгән вакытка, июль башына, әлеге объектны куллануга тапшырырбыз, дип өметләнәбез. Без барысы да питрәчлеләрнең заманча һәм уңайлы шартларда дәвалансын өчен эшләнүен яхшы беләбез.
- Бу авырлыклар, уңайсызлыклар вакытлыча гына, - диде район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Наталья Ксенофонтова. - Әйе, азык блогы һәм инфекция бүлегенә күптәннән ремонт кирәк иде инде. Республикада һәм районда дәүләт программалары уңышлы тормышка ашырыла. Безнең хастаханә дә бу программага эләкте.
Ремонт эшләре вакытында авыруларга ризык беренче мәктәп ашханәсендә әзерләнәчәк, район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге һәм мәктәп белән килешенгән инде.
Ремонт вакытындагы вакытлыча уңайсызлыклар медицина персоналы эшенә йогынты ясамас, дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа