Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Бу бәйрәм барыбызны да берләштерә

- Кара әле, алар ничек җырлый, "Селяночка" ансамбле миңа шулкадәр ошый! Ә миңа "Җәүһәр" һәм "Җәүһәрчекләр"! Республика көненә багышланган бәйрәмдә районыбызның иҗат коллективларына һәм үзешчән талантлары турында менә шундый сүзләр ишетергә була иде. Әлеге чара район үзәгенең балалар шәһәрчегендә үтте.

Питрәчтә бәйрәм кичке сәгать 7дә башланды. Бала-чага төрле конкурслар һәм аттракционнар белән мавыккан арада, волонтерлар "Триколор" акциясе кысаларында питрәчлеләргә һәм кунакларга өч төстәге тасмалар - Россия дәүләт флагы, бердәмлек символын таратты. Һәм бу Республика көнендә урынлы булды. "Бу бәйрәм барлык татарстанлыларны берләштерә, аларга патриотлык, тырышлык, күп милләтле Россия һәм республикабызның традицияләренә хөрмәт бик кадерле". Татарстан Республикасы буенча кеше куркынычсызлыгы һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның питрәчлеләргә адресланган әлеге сүзләрен җиткерде... Шәһәрчеккә җыелганнарны район башлыгы Эдуард Дияров та котлады. Ул бүген республикада, димәк районда да халык яшәеше өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Шуны әйтергә кирәк, бәйрәм барышында район халкы "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатларга үз гозерләрен җиткерә алды. Аларны пикетчылар бригадасы җыйды. (Алар сүзләренә караганда, халыкны юлларның начар хәлдә булуы, Питрәчтә мунчаны ремонтлау, контейнер мәйданчыклары җитешмәү һәм сукбай этләр проблемасы борчый...)

Бәйрәм чарасы күңелле генә дәвам итте - сәхнәдә яшь җырчылар, олылар коллективлары катнашында зур концерт киң колач алды. Ул тамашачыларга шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Бәйрәм чарасы барышында спорт яратучылар мини-баскетбол һәм мини-футбол уйнады. Аннан соң Питрәч күген бәйрәм салюты бизәде. Иң соңында һәркемне мавыктыргыч, күңелле дискотека көтә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса